Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Акча талап алучылар яңачишмәлене 157 мең сум акчасын бирергә мәҗбүр иткәннәр

Бер атна эчендә ЭЭБ тарафыннан 27 хәбәр теркәлгән, 3 җинаять эше кузгатылган.

Акчаны талап алу


2024 елның 16 маенда билгесез затлар Яңа Чишмәдә яшәүче гр. П.-га шалтыратулар барышында үзенә һәм аның гаиләсенә карата көч куллану белән янап, аны 157 мең сум акчасын тапшырырга мәҗбүр иткәннәр. Гр. П. бу янаулардан куркып, җинаятьчеләргә күрсәтелгән сумманы күчергән.


Теракт турында ялган хәбәр


2024 елның 26 апрелендә исерек гр. К. 112 номерына шалтыратып, район хакимияте бинасында әзерләнә торган шартлату турында ялган мәгълүмат җиткергән.


Мошенниклык


2024 елның 26 апрелендә билгесез зат гр-ка М.- дан алдау юлы белән 54 мең сум акчасын урлаган. Шуннан соң билгесез зат тагын бер кат 40 мең сум күләмендә акча урларга тырышкан, әмма гр-ка М. аның  мошенник икәнен аңлаган һәм сөйләшүне туктаткан.


Руль артында исерек


Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 39 шофер адм.җаваплылыкка тартылган, шул исәптән берсе исерек хәлдә а/м белән идарә иткән өчен. Бу Акбүредә яшәүче гр. И., аңа машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү һәм 30 мең сум штраф яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев