Акъяр АМЙ хезмәткәрләре күңелле чара үткәргәннәр
Тиздән, 18 июльдә, Бөтендөнья фольклор көне билгеләп үтеләчәк.Татар халкының фольклоры бик бай, бик борынгы заманнардан килә.
Шул уңайдан Акъяр авылының мәдәният йорты каршысында «Татар халык уеннары» дип исемләнгән чара үткәрелгән. Аның максаты - балаларны татар халкының гореф - гадәтләре, йолалары белән таныштыру, халкыбызның кыйммәтле ядкарьләрен киләчәк буыннарга тапшыру. Балалар «Без, без, без идек», «Кулъяулык салыш», «Түбәтәйле» татар халык уеннарын уйнаганнар. Чара бик күңелле үткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев