Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Акъяр авылы мәчетендә «Сөйләм көче» дигән грант ничек тормышка ашырыла

Президент грантлары фонды конкурсында җиңгән, Акъяр авылының «Хәйдәр» мәчетендә гамәлгә ашырылган «Сөйләм көче» проектына йомгак ясалган.

Чарада проектта катнашучы балалар, аларның әти-әниләре, шулай ук кунаклар - башлангыч мәктәптә белем алучы һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар катнашкан.

Узган елның җәендә авылда уникаль үзәк барлыкка килгән. Проектны гамәлгә ашыру барышында биредә сөйләмдә тайпылышлары булган балалар белән даими дәресләр, аларның әти-әниләренә түләүсез нигездә консультацияләр үткәрелгән. 

Президент гранты инде гамәлгә ашырылуга карамастан, эш нәтиҗәләрен һәм әти-әниләрнең үтенечләрен исәпкә алып, үзәкнең эше дәвам итәчәк. Сатып алынган җиһазлар мәчет базасында калачак һәм элеккечә яңачишмәлеләр файдасына эшләячәк. 2023 елда түләүсез логопед ярдәмен авылдагы күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар алачак, дип планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев