Акъяр авылында балалар белән әңгәмә үткәргәннәр
Балалар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү бик мөһим.
Акъяр авылында «ЮХИ» ДБУ территориаль идарәсенең Чирмешән районындагы профилактика бүлеге начальнигы Гөлия Кәбирова һәм РФ ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча Дәүләт автоинспекциясе начальнигы Александр Мокеев мәчет курсларына йөрүче балалар өчен ИМЧны куллану турында роликлар карауны оештырганнар, ЮХКен үтәү зарурлыгы, яктылыкны кире кайтаручы элементларны куллану кирәклеге турында әңгәмә үткәргәннәр, балаларның күпсанлы сорауларына җаваплар биргәннәр. Соңыннан Александр Сергеевич балаларга Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең эш үзенчәлекләре турында сөйләгән, махсуслаштырылган автотранспортның төзелеше белән таныштырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев