Акъяр авылында СВО зонасында һәлак булган хәрбине соңгы юлга озаттылар
16 августта Акъяр авылында махсус операция вакытында һәлак булган якташыбыз – Линар Галимҗан улы Гайфуллинны соңгы юлга озаттылар.
Аны соңгы юлга озатырга авылдашлары, туганнары, дуслары, район хакимияте вәкилләре, учреждение хезмәткәрләре килгән иде.
Район башлыгы Вячеслав Козлов Линарның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашты.
- Бу безнең барыбыз өчен дә бик авыр югалту. Хәрби операциядә катнашып, Линар Галимҗан улы үзенең хәрби бурычын батырларча үтәде һәм Ватан өчен үз гомерен бирде. Аның исеме туган авылында мәңгеләштереләчәк, безнең барыбыз өчен дә ул мәңгегә герой булып калачак.
Кайгы уртаклашу сүзләрен шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов та кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Линар Гайфуллин һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Бүләкне аның кызларына тапшырдылар.
Линар Гайфуллинны соңгы юлга хәрбиләрчә хөрмәтләп озаттылар. Якташыбызны якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев