Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Акъярлылар - хезмәт активлыгы буенча иң яхшылар рәтендә

ШЯХларда 280 баш МЭТ, шул исәптән 128 сыер асрала.

Районда гражданнар җыеннары дәвам итә, анда авыл җирлекләре башлыклары 2022 елның эш нәтиҗәләре турындагы хисаплар белән чыгыш ясыйлар. Акъяр авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышында АҖ башлыгы Данияр Гайнуллин хисап тотты.

Җирлек башлыгы АҖ Советы депутатларының эше турында җентекләп сөйләде, барлык бюджет учреждениеләренең эшенә анализ ясады, салымнар җыю, АҖ башкарма комитетының керемнәре һәм чыгымнары турында җиткерде.

Ул СВО зонасында булучы мобилизацияләнгән хәрбиләребезгә күрсәтелә торган ярдәм турында аерым билгеләп үтте. Кирәкле әйберләр алу өчен  халык тарафыннан 35 мең сумнан артык акча җыелган, дистәләгән йон оекбаш, бияләй, шарфлар бәйләп тапшырылган.

                                     Безнең белешмә

Акъяр АҖдә 118 хуҗалык, анда 361 кеше теркәлгән, фактта 290 кеше яши.

Хезмәткә яраклы халык - 128, 18 яшькә кадәргеләр - 65 кеше.

2022 елда 3 бала туган, 6 кеше үлгән. Халыкта 97 җиңел автомобиль, 15 трактор бар. ШЯХларда 280 баш МЭТ, шул исәптән 128 сыер, 233 сарык һәм кәҗә, 66 умарта оясы бар.

Үзара салым акчаларын тотуга анализ ясалды. Республика субсидияләрен исәпкә алып, барлыгы 580 мең сум акча җыелган. Алар, нигездә, юлларны ремонтлауга, шулай ук юлларны кардан чистартуга һәм суүткәргечләрне карап тотуга сарыф ителгән.

Акъяр - ШЯХлардагы терлек саны һәм сөт әзерләү күләме буенча районда иң яхшы авыл җирлекләренең берсе.

2022 елда акъярлылар 12,1 млн. сумлык 450 тоннага якын сөт сатканнар. Иң яхшы сөт тапшыручылар арасында - Фәнис Минабетдинов, Галия

Гыйльметдинова һәм Айрат Кәлимуллиннар, аларның һәрберсе үз хуҗалыкларыннан 800 мең сумнан 1,1 млн. сумлык сөт саткан.

Данияр Гайнуллин шулай ук авылда бик мөһим вакыйга - яңа мәчет ачылуын билгеләп үтте һәм төп меценат - авылдашы Рифнур Сөләймановка рәхмәт белдерде.

Үз чыгышының ахырында ул агымдагы ел бурычларын билгеләде.

Аларның иң мөһиме - халыкның хезмәт активлыгын арттыру программаларында актив катнашу, үзара салым акчаларын рациональ файдалану.

Аның докладын башлангыч мәктәп директоры Айгөл Вафина һәм полициянең участок уполномоченные Роман Зыков тулыландырды.

Барлык чыгышларга йомгак ясап, район Советы Аппараты җитәкчесе Илдар Фәйзуллин авыл халкын район буенча 2022 ел нәтиҗәләре белән таныштырды һәм сорауларга җаваплар бирде.

Утырыш ахырында бүләкләү тантанасы булды. Авыл җирлекләренең Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән Фатыйх Фәрхаев, Илһам һәм Фәридә Хамәтҗановлар, яшь белгечләр - Анастасия Минабетдинова һәм Сөмбел Садретдиновалар бүләкләнде.

Шулай ук иң яхшы сөт тапшыручы Галия Гыйльметдиновага да сөт җыючы Фидания Шәйхетдиновадан бүләк тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев