Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Акъярлыларның хезмәт активлыгы югары

Акъяр авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитетының эше турында АҖ башлыгы Данияр Гайнуллин хисап тотты.

Торак пунктта 113 йорт, даими яшәүчеләр — 282 кеше (прописка буенча — 336), шул исәптән 113 эшкә яраклы гражданнар. 2023 елда 1 бала туган, 8 кеше вафат булган.

Җыелган үзара салым акчалары тулысынча Ленин урамын ремонтлауга, чүп үләннәрен чабуга һәм кышкы вакытта юлларны карап тотуга юнәлдерелгән.

Акъярлыларның хезмәт активлыгы шактый югары. Үз хуҗалыкларында алар 280 баш МЭТ (шул исәптән 141 сыер), 272 баш сарык һәм кәҗә, 11 ат асрый. Авылда 124 җиңел автомобиль, 15 тәгәрмәчле трактор бар.

Авыл халкы терлек асрауга 500 мең сумга якын субсидия алган. Хуҗалыклардан 16 млн сумнан артык акчага авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган (шул исәптән, сөт сатудан кергән керем — 11 млн сум). Фоат Госсаметдинов, Фәнис Минабетдинов, Галия Гыйльметдинова, Розалия Сәлахова, Айрат Кәлимуллиннар үз хуҗалыкларыннан шактый күп сөт сатканнар.

Докладчы шулай ук иҗтимагый оешмаларның һәм бюджет учреждениеләренең эшен дә бәяләде.

Полициянең участок уполномоченные Данис Рамазанов үз чыгышында авыл халкын уяу булырга һәм шикле шалтыратуларга җавап бирмәскә өндәде, чөнки алар мошенниклардан булырга мөмкин.

Җыенда катнашкан район башлыгы Вячеслав Козлов кыскача районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында сөйләде һәм авыл халкының сорауларына җаваплар бирде. Аларны М. Җәлил урамындагы юлның торышы һәм тагын берничә проблема борчый. Алар барысы да контрольгә алынган.

Утырыш ахырында авылның иң актив кешеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Акъяр авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитетының эше турында АҖ башлыгы Данияр Гайнуллин хисап тотты.

Ирина Лобачева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев