Актуаль мәсьәләләр каралды
Муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар һәм хезмәтләр сатып алу, социаль түләүләрне рәсмиләштерү, мәгариф, мәдәният өлкәсендә коррупциягә каршы тору эшләренең нигезләмәләре, торак сатып алуга яки төзүгә субсидияләр алу - Яңа Чишмә районында коррупциягә каршы тору эшен координацияләү комиссиясе утырышында шушы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Утырышны район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Утырышта район прокуроры Руслан Гыйзятов катнашты.
Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова билгеләп үткәнчә, дәүләт заказчылары алдан ук үз ихтыяҗлары өчен сатып алу планнарын төзиләр һәм сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасының гомуми кулланышта булган сайтында булачак сатулар турында хәбәрләр бастыралар. Сатып алуларның барлык процессларын Россия Федераль суд приставлары хезмәте, ТР Хисап палатасы, прокуратура, Тикшерү комитеты, ЭЭБ һәм башкалар контрольдә тота. 2023 елда Яңа Чишмә районы муниципаль ихтыяҗлары өчен 50,7 млн сумнан артык суммага 18 контракт үткәрелгән. Барлыгы 16,5 млн сумлык 12 контракт төзелгән.
Мәгариф бүлеге начальнигы Анна Бутина коррупция фактларына юл куймау буенча максатчан эш алып баруын хәбәр итте. Прокуратура органнарына мәгариф учреждениесе җитәкчесе тарафыннан вазыйфаи вәкаләтләрен дөрес кулланмау факты буенча 1 коллектив мөрәҗәгать булган, хезмәт тикшерүе үткәрелгән, директорны административ җаваплылыкка тарту мәсьәләсе карала.
Халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Гурьева сүзләренчә, бүлек коррупция күренешләренә азрак дучар була, чөнки акчаларны үзләштерү юлында торган контроль фильтрлар җинаятьләр кылу юлында сыйфатлы киртә булып тора. Мәсәлән, ведомствоара хезмәттәшлек системасы буенча алынган түләүле мәгълүматны автомат рәвештә формалаштыру. Белгечләр гражданның керемнәрен исәпләп түләүләрне формалаштырмыйлар, система үзе социаль ярдәм чарасының күләмен билгели.
Мәдәният бүлеге начальнигы Галина Носова хисап тотты. Мәдәният учреждениеләренең тү-ләүле хезмәтләрдән табышы 1,2 млн сум тәшкил иткән, акчалар күчереп исәпләү юлы белән генә эшләүче учреж-дениеләрнең махсус счетына кергән, ә хезмәтләр өчен түләү касса аппаратлары аша башкарыла. Сатып алынган милек учреждениеләр балансына куела, ә исәптән чыгару районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы аша уза. Ел саен милеккә инвентаризация үткәрелә.
Ирина Лобачева, район башлыгы ярдәмчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев