Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Акъяр авылы мәдәният йортында шагыйрь Роберт Миңнуллин истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә булып узды

24 мартта Акъяр АМЙда шагыйрь Г. Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты, М. Җәлил һәм А. Алиш исемендәге республика премияләре, Х.К. Андерсен исемендәге халыкара әдәби премия лауреаты Роберт Миңнуллин истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә булып узды.

Чара шагыйрь вафатына бер ел тулуга багышланган иде (Р. Миңнуллин 2020 елның 27 мартында 72 нче яшендә вафат булды).

Акъяр мәдәният йортына «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы филиаллары җитәкчеләре, район клублары, китапханәләре һәм музейлары мөдирләре, җирле шагыйрьләр җыелган иде. Озак еллар шагыйрь белән бергә республика газеталары редакцияләрендә эшләгән балалар шагыйрәсе, «Шәһри Казан» газетасы хезмәткәре Йолдыз Шәрапова, Акъяр авылы турындагы китап авторы, «Түгәрәк уен» журналының баш мөхәррире Рәзинә Исмәгыйлева да килгән иде.

Шагыйрьне искә алу кичәсе бик җылы һәм дулкынландыргыч үтте. Кичә башланыр алдыннан җыелучыларны Акъяр авыл җирлеге башлыгы Данияр Гайнуллин сәламләде. Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган җырлар да күп булды, шигырьләре дә яңгырады. Казаннан килгән кунаклар аның турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар. Йолдыз Шәрапова «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә (хәзерге вакытта «Сабантуй» газетасы) уртак эш турында сөйләде.

- Ул чын мәгънәсендә халык шагыйре иде, - дип билгеләп үтте ул. - Без 10 елга якын бергә эшләдек, мин аңа киңәшләре һәм теләкләре өчен бик рәхмәтле, бары тик аның ярдәмендә генә мин үзем шигырьләр яза башладым, хәзер 20дән артык китабым бар,- диде.

- Миңа Роберт Миңнуллин тыйнак, тыныч, бик зыялы һәм гади кеше булуы белән истә калды, - дип дәвам итте шагыйрь турында Рәзинә Исмәгыйлева.  - Язган материалларны үзгәртергә кирәк булганда да, ул бу хакта йомшак һәм аңлаешлы итеп кенә әйтергә тырыша иде. Акъяр мәдәният хезмәткәрләренә шундый җылы чараны оештырганнары өчен рәхмәт. Авыл турындагы китапны әзерләгәндә, миңа авылның кешеләре дә бик якын булды һәм мин Сезгә ешрак киләчәкмен.

- Без Роберт Миңнуллин шигырьләрен тыңлап, укып үстек, аның сүзләренә язылган матур җырларны һәм авторның китапларын бик тә яратабыз, - дип билгеләп үттеләр үз чыгышларында «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының район бүлеге җитәкчесе Илсөяр Дәүләтшина, Чертуш клубы директоры Рәмзия Мусина, җирле шагыйрьләр Резеда Абдуллина һәм Миләүшә Халикова, Зирекле музее директоры Лидия Лотфуллина һәм башкалар. Диләрә Галимова, Гөлфәния Ганиева, Илсөяр Дәүләтшина, Рәйсә Әхмәтова, Рузия Фәхретдинова, «Акъярым» һәм «Моңлы чишмә»  ансамбльләре Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган җырларны  башкардылар.

Кичәне бик яхшы әзерләнгән сценарий буенча АМЙ директоры Рамилә Халикова һәм АМЙның сәнгать җитәкчесе Рания Гайнуллиналар алып барды.

 Чара шагыйрьнең барлык әниләргә багышланган, һәркемгә мәгълүм җыры белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев