Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Акъяр авылында автомобиль белән елгага төшеп китеп, шофер һәлак булган

Акъяр авылында 51 яшьлек "Лада-Гранта" автомобиле шоферы юлдан чыгып елгага төшеп киткән һәм һәлак булган.

Фаҗига кичә, 18 июльдә, сәгать 10.30лар тирәсендә булган. Урамның сулга борылышлы бормалы юлыннан хәрәкәт иткәндә, шофер куркынычсыз тизлеген сакламый һәм автомобиле  белән елгага барып каплана.

ЮТҺ нәтиҗәсендә машина йөртүче шунда ук вафат була.

Һәлак булучыга 51 яшь була, ул «Агро-Основа» ҖЧҖдә слесарь булып эшләгән. Аның хатыны һәм ике баласы калды.

Мәрхүмнең гаиләсенең, туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев