Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Акъяр авылында яңа төзелгән мәчет манарасына гөмбәз һәм ярымай урнаштырдылар

17 июльдә Акъяр авылында истәлекле вакыйга булды - яңа төзелгән мәчет манарасына гөмбәз һәм ярымай урнаштырылды.

Авылда яңа мәчет 11 ай эчендә төзелде - мәчет нигезенең беренче ташын салу 2020 елның августында булды. Авыл үзәгендә яңа ике катлы бина  шушы авылда туып-үскән ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татэнергосбыт» АҖ директоры Рифнур Сөләйманов ярдәме белән барлыкка килде.

Узган ел авыл халкы Р.Сөләймановка бу үтенеч белән мөрәҗәгать иткәч, ул шунда ук аларны хуплап,  проект-смета документациясен әзерләргә кушты һәм барлык чыгымнарны үз өстенә алды.

Авыл халкы, шулай ук республиканың төрле шәһәрләрендә яшәүче авыл кешеләре дә бу эштә зур ярдәм күрсәткәннәр.

...Мәчет манарасына гөмбәз һәм ярымай кую мизгелен күрергә күп кенә авыл кешеләре һәм кунаклары җыелды. Азан тавышыннан соң барлык җыелучыларны Казаннан килгән кунак - Мәрҗәни мәчете имам-хатыйбы, Аксакаллар Шурасы рәисе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов җылы сәламләде. «Районда гына түгел, республикада да зур вакыйга бу, - дип билгеләп үтте ул. - Хәзер Татарстанда 1500 дән артык мәчет эшли, анда кешеләр тынычлык  өчен дога кыла. 100 ел элек мәчетләрне җимергәннәр, япканнар, ә без бүген яңаларын төзибез һәм искеләрен торгызабыз - бу бик куанычлы хәл. Рифнур Сөләйманов - чын меценат һәм бу игелекле эштә ярдәм иткән өчен аңа һәм башка иганәчеләргә зур рәхмәт».

Район башлыгы Вячеслав Козлов билгеләп үткәнчә, бу район халкы өчен бик шатлыклы вакыйга, ә акъярлылар исә Рифнур Сөләйманов, Газинур Галимовлар кебек һәм дә башка ярдәм иткән якташлары булу белән горурлана алалар. Рифнур Сөләйманов туган авылына гына түгел, бөтен районга да ярдәм итә - аңа моның өчен зур рәхмәт әйтелде.

В.Козлов шулай ук авыл халкына яңа мәчет төзүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде, мәчеттә азан тавышы яңгырап торсын һәм монда йөрүчеләр һәрвакыт күп булсын дип теләде.

Акъяр авыл җирлеге башлыгы Данияр Гайнуллин һәм районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов һәм җирле мәчетнең имам-хатыйбы Марат хәзрәт Галимовлар да Рифнур Сөләймановка һәм башка иганәчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Рифнур Сөләйманов үз чыгышында  мәчет төзүдә барлык авылдашларының ярдәм итүләрен билгеләп үтте. «Изге гамәлләр кылганда, Аллаһы Тәгалә һәрвакыт ярдәм итә. Мин акча һәм төзелеш материаллары белән әлеге зур эштә ярдәм иткән якташларыма рәхмәтле. Игелекләрегез үзегезгә меңе белән кайтсын.

Безгә мәчет төзелешен ахырына кадәр җиткерергә кирәк, авыл халкының күбесе безгә бу игелекле эштә ярдәм итәр, дип ышанам. Барыгызны да Корбан гаете белән котлыйм, сезгә нык сәламәтлек һәм иминлек телим»,-дип билгеләп үтте ул.

Аннары көтеп алынган һәм тантаналы мизгел  - манарага гөмбәз һәм ярымай урнаштыру вакыты җитте - бу Аллаһы Тәгаләгә мактау сүзләре - тәкбир әйтеп башкарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев