Җыелган авыл халкына 2017 елда авыл җирлеге эше турында авыл башлыгы Данияр Гайнуллин сөйләде, "Агро-Основа" ҖЧҖ җитәкчесе Радик Нуртдинов һәм башлангыч мәктәп-балалар бакчасы директоры Фоат Фәрхаев өстәмә доклад ясаучы буларак чыгыш ясадылар.
Акъярда бик актив халык яши. ШЯХ да районда терлекләрнең баш саны буенча иң күбе, соңгы елда сыерларның баш саны 12 гә, сарыклар һәм кәҗәләр 14 башка арткан. - Бу яктан акъярлылар булдыра, - дип билгеләп үтте район башлыгы Вячеслав Козлов. Шәхси йорт хуҗалары 2017 елда бергә алынган кайбер КФХ ларга караганда да сөтне күбрәк тапшырганнар. Авыл субсидияләү программаларында актив катнаша: узган ел авыл халкы ШЯХ га булышлык күрсәтү программасы буенча 1 млн. 169 мең сум республика субсидиясе алган, бу уртача 1 хуҗалыкка - 9166 сум. Акъярда 100 йортка булган терлекләр саны, ШЯХ кредиты, автотранспорт буенча иң күбе. Ә 15 ел элек авылда барлыгы 164 МЭТ һәм сыер, 19 автомобиль булган, бүген - ике тапкырга күбрәк.
МЭТ - 364,
сыерлар - 166,
сарыклар һәм кәҗәләр - 335.
Авылда эшкә яраклы халык саны - 152, күбесе райондагы эре авыл хуҗалыгы оешмасы - "Агро-Основа" ҖЧҖ дә (Акъяр бүлекчәсе) эшли.
Йортлар саны - 121;
Барлык авыл халкы - 391;
Күп балалы гаиләләр - 3;
Пенсионерлар - 106;
70 яшьтән узганнар - 51.
Үткән елда 18 туй булган, әмма, кызганычка каршы, бары бер гаилә генә авылда яшәргә калган, ике бала туган. Мәктәптә 20 бала укый, балалар бакчасына 27 бала йөри. Авыл актив тормыш белән яши: эшли, төзи, төзекләндерә, культуралы ял итә, балалар тәрбияли, өлкәннәр турында кайгырта.
Акъярлылар өченче ел инде үзара салым программасын хуплый. 2017 елда авыл халкы республика программасы белән бергә 555 мең сум акча җыйган. Акчалар су белән тәэмин итү системаларын реконструкцияләүгә һәм ремонтлауга, юлларны тотуга һәм ремонтлауга, кышын кардан чистартуга тотылган.
Юл картасының төп пунктлары үтәлгән. ТКХ хезмәтләренә түләү (79,4 %), ШЯХ кредитлары алу (75 %) буенча үтәлми калган. АҖ бюджеты керемнәре 99 % ка, салымнар җыю да шулай ук 99 % ка үтәлгән.
2017 елда АҖ башкарма комитеты тарафыннан гражданнардан кергән 34 мөрәҗәгать карап тикшерелгән, 178 белешмә биргән, ведомствоара үзара булышуда 17 сорауга җавап биргән, җир участокларын һәм торак йортларны милек итеп рәсмиләштерү буенча халык белән эш алып барган, карьер һәм зиратны рәсмиләштерү, АҖ чикләрен үзгәртү һ.б. буенча эшләр башкарган.
2017 елның гыйнварында үткән җыенда күтәрелгән мәсьәләләрдән Яшьләр урамын төзекләндерү ахырынача хәл ителми калган. Авыл халкы һәм АҖ башлыгы спорт залын ремонтлауда район башлыгы Вячеслав Козловның ярдәм итүен сорадылар. Һәм эш сөючән авылда кайчан да булса яңа клуб та пәйда булыр әле, мөгаен.
Вячеслав Козлов йомгаклау чыгышында авылны төзекләндерү турында сөйләде, "халыкның үзеннән башка авылда беркем дә тәртип булдырмаячак", диде ул, шулай ук ТКХ хезмәтләре өчен җыемнарны җыю эшен активлаштырырга, ә су үткәргечләргә хезмәт күрсәтү буенча ҖЧҖ оештырырга кирәк һ.б. Ул шулай ук сайлау кампанияләрендә, үзара салым программасында актив катнашулары өчен акъярлыларга рәхмәт белдерде. Шунысы да сөендерә, 2017 елда авыл җирлегендә бер генә тәртип бозу очрагы да теркәлмәгән.
Җыенда халык урамнарны кардан чистарту, ШЯХ өчен ветеринария хезмәтләренә субсидияләр, пай өчен бөртек бәяләре, суның сыйфаты һ.б. турында сораулар бирде.
Җыен азагында бүләкләү чарасы булды. Авылдагы җәмәгать тормышында даими ярдәм итүе һәм актив катнашуы өчен китапханәче Әнисә Фәрхаева район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, иң яхшы ШЯХ башлыгы Гаяр Сәйфетдиновка, юбиляр Гөлсинә Кәбировага АҖ башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Иң яхшы сөт тапшыручылар: Сәмига Нуртдинова, Илнар Садретдинов һәм Вәсилә Сәйфетдиноваларга сөт җыючы шәхси эшмәкәр Алмаз Шәйхетдиновтан бүләкләр тапшырылды.
Ольга ИВАНОВА
Нет комментариев