Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Акъярлыларның хезмәт активлыгы югары

Акъяр авыл җирлеге Советы халык алдында 2016 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты. АҖ Советының киңәйтелгән утырышында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Габетдинов катнашты һәм чыгыш ясады.

Акъяр АҖ башлыгы Данияр Гайнуллин бюджет учреждениеләренең эшенә аңлатма ясап, үткән елда күтәрелгән мәсьәләләрнең үтәлешенә тукталды.
2016 елда авылда байтак эш эшләнгән. Үзара салым акчасына (халыктан 115 мең сум җыелган, хөкүмәт 460 мең субсидия биргән, җәмгысе - 575 мең сум) көнкүреш калдыкларын җыю урыны тотып алынган, суүткәргеч ремонтланган, Яшьләр урамында 500 метр юлның беренче каты түшәлгән һ.б. эшләр эшләнгән. Узган елда җыенда күтәрелгән мәсьәләләрдән өч йорт төзеләсе урында участокларга ызанлау үткәрелгән, урам утлары алыштырылган, юл буена агачлар утыртылган.
Акъяр авыл җирлеге районда шәхси хуҗалыкларда иң күп мал асраган авылларның берсе. Биредә халыктан сөт җыю, ШЯХ кредитлары алу буенча да эшләре көйле бара. 2016 елда акъярлылар 8,7 млн. сумлык сөт, 6 млн. сумлык ит сатканнар, район буенча халыктан җыеп тапшырылган сөтнең 11%-ы акъярлыларга туры килә.
Халыкка "Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ филиалы да булыша, пай җирләре өчен вакытында ашлыгын, печәнен бирә.
Авылда урнашкан барлык учреждениеләр дә көйле эшлиләр, бәйрәм чаралары оешкан төстә бик матур уздырыла.
Утырышта агымдагы елга бурычлар да билгеләнде: суүткәргеч челтәрен ремонтлауны дәвам итәргә, 21 урам яктырткычын алыштырырга, Совет урамында юлга 450 метр арага вак таш түшәргә кирәк, диелде.
"Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ филиалы директоры Наил Сабиров (ул Акъяр механизаторларының намуслы хезмәтләрен ассызыклап та үтте), участковый Данис Рамазанов, күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы Илнур Госсаметдинов докладны тулыландыра төштеләр. Ринат Габетдинов районда эшләячәк республика программалары белән таныштырды.
Акъяр АҖ Советы һәм башкарма комитетының 2016 елда башкарган эшләре канәгатьләнерлек дип табылды.
Гражданнар җыенында АМЙ директоры Рамилә Халикова район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Эшмәкәр Алмаз Шәйхетдинов иң күп сөт тапшырган Рамил Гыймрановка, Дамир Шәйхетдиновка һәм сөт җыючы Вәсилә Сәйфетдиновага бүләкләр тапшырды.
Юбилейлары уңаеннан һәм озак еллар бюджет өлкәсендәге хезмәтләре өчен Акъяр башлангыч мәктәп-балалар бакчасы хезмәткәрләре Резидә Хәйруллина һәм Гөлсинә Гыйльманова, Акъяр почта бүлеге начальнигы Гөлнур Сабирова Һәм күп терлек асраучылардан Илнар Садретдинов АҖ башкарма комитетының Рәхмәт хатларына һәм бүләкләренә тиенделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев