Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Алар Россиягә хезмәт итәчәкләр

2024 елның язгы чакырылышында Яңа Чишмә районыннан 18 егет Россия армиясендә хезмәт итәргә барачак

19 апрельдә Яңа Чишмәдә традиция буенча тантаналы төстә Призывник көнен билгеләп үттеләр.

Чара илебезне фашизмнан азат итүче һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында башланды. Бөек Ватан сугышы елларында Ватаныбызны саклаган сугышчыларны искә алу өчен армиягә чакырылучы егетләр, аларның әти-әниләре, туганнары, дуслары, яшьармиячеләр һәм район җитәкчелеге җыелган иде.

Район башлыгы Вячеслав Козлов, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары хәрби комиссары Евгений Баранов, район ветераннар Советы рәисе Александр Скоков һәм сугышчы-интернационалчылар Советы рәисе Виктор Калмыков чакырылучыларга үгет-нәсихәт сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев