Алдынгыларны хөрмәтләделәр
Районның медицина хезмәткәрләре шимбә көнне һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Сабантуй мәйданында алар үткән елга йомгак ясадылар, алдынгыларны хөрмәтләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр, төрле конкурсларда, спорт ярышларында катнаштылар. Азат МУСИН Мәйданга өстәлләр куйганнар, кояштан саклау (ышыклау) өчен түбә дә әмәлләгәннәр. Медиклар бик матур һәм бай өстәлләр янына җыелганнар. Тантананы РҮХ-нең баш табибы...
Районның медицина хезмәткәрләре шимбә көнне һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Сабантуй мәйданында алар үткән елга йомгак ясадылар, алдынгыларны хөрмәтләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр, төрле конкурсларда, спорт ярышларында катнаштылар.
Азат МУСИН
Мәйданга өстәлләр куйганнар, кояштан саклау (ышыклау) өчен түбә дә әмәлләгәннәр. Медиклар бик матур һәм бай өстәлләр янына җыелганнар.
Тантананы РҮХ-нең баш табибы Ришат Билалов ачып җибәрде, районның медицина хезмәткәрләре коллективы тотрыклы әйбәт күрсәткечләргә ирешә, көндәлек тырыш хезмәт белән бу позицияне югалтмаска иде, дип билгеләп үтте ул. Ел саен РҮХ-нең матди-техник базасы ныгый - 5,5 млн. сумлык пациентларга хезмәт күрсәтүче медицина җиһазлары кайтартылды, барлык программалар уңышлы тормышка ашырыла, медикларның хезмәт хакы артты. 2012-2014 елларда модульле өч ФАП төзеләчәк, бишесендә капиталь ремонт көтелә, хәзергесе вакытта район җитәкчелеге тырышлыгы белән алынган акчага кабул итү бүлегендә капиталь ремонт үткәрелә. Кадрлар мәсьәләсе дә хәл ителә - шушы көннәрдә тагын бер терапевт һәм хирург эшкә кереште. Медицина хезмәткәребез - Чертуш ФАП мөдире Миләүшә Шәрифуллина республика конкурсында җиңүчеләр өчлегенә чыккан, аларны хөрмәтләү тантанасы 21 июньдә Казанда үтәчәк, диде ул. Ришат Билалов барлык медицина хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, бәйрәм белән котлап, һәммәсенә изге теләкләр теләде.
Район башлыгы Вячеслав Козлов үз чыгышында медицина хезмәткәрләренә җылы котлау сүзләре һәм теләкләр ирештерде. - Без һәрвакыт медиклар проблемасын хәл итәргә тырышабыз - капиталь ремонт, торак бүлеп бирү, сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә матди ярдәм күрсәтүдә һәм башка мәсьәләләрдә дә, - дип билгеләп үтте ул. Район җитәкчелеге тарафыннан иң әйбәт 10 медицина хезмәткәренә 10ар мең сумлык грант бирү карары чыгарылган, район башлыгы алкышлар астында шушы сертификатларны тапшырды. Грантка табиб-анестезиолог - Максим Конанеров, поликлиниканың шәфкать туташы - Наталья Козлова, акушерка Альбина Якимкина (аңа ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды), хирургия бүлеге шәфкать туташы Фәридә Саттарова (рәсемдә ул В. Козлов һәм Р. Билалов белән), Екатерина Бистәсе ФАП акушеркасы Наталья Митрясова, врач-педиатр Алсу Алукаева, баш табиб урынбасары Рәфис Вафин, Зирекле участок хастаханәсе шәфкать туташы Рәмзия Кадыйрова, "Ашыгыч ярдәм" өлкән фельдшеры Энҗе Сафиуллина һәм лаборант Антонина Воробьева (аңа да ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәте белдерелде) лаек булды.
Вячеслав Козлов гомум-практика табибы Нурия Билаловага сәламәтлек саклау өлкәсендәге хезмәтләре өчен Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасын һәм акчалата премия тапшырды.
Бер төркем медицина хезмәткәрләренә һәм техник персоналга рәхмәт белдерелде һәм Ришат Билалов аларга акчалата премияләр тапшырды.
Профком рәисе Любовь Маланчева (астагы рәсем) РҮХ ветераннарын бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк, әле яңа ялга киткән СЭС-ның баш табибы Гомәр Фәсхетдинов, район газетасының баш редакторы Азат Мусин һәм медиклар үзләре дә җылы котлау сүзләре җиткерделәр.
Бәйрәм программасын Ирина Слимова алып барды, сәхнәдән "Сувенир" ВИА, Илназ һәм Ләйсән Шәйхетдиновлар башкаруында матур җырлар яңгырады. Спорт программасы, төрле конкурслар да кызыклы һәм бай булды. Бәйрәм матур узды, медиклар бу көнне рәхәтләнеп ял иттеләр, эшкә яңа дәрт алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев