Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Алдынгылар слетында авыл кешеләрен хөрмәтләделәр

Яңа ел алдыннан авыл хуҗалыгы җитештерү алдынгыларының традицион слеты булып узды.

«Астория» ресторанында оештырылган бәйрәм өстәлләре артында производство алдынгылары, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре җыелган иде. 

Район башлыгы Вячеслав Козлов үзенең котлавында агымдагы елда игенчеләрнең ярыйсы гына уңыш җыеп алуларын, терлекчелектә дә билгеле бер уңышлар булуын билгеләп үтте. Ул авыл хуҗалыгы оешмалары хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре, СВО зонасында булган якташларыбызга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде, барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, нык сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар теләде. 
Авыл халкын котларга Казан кунагы — ТР буенча «Россельхозцентр» җитәкчесе Виталий Новичков та килгән иде. Ул яңачишмәлеләргә хезмәттә яңа казанышлар һәм иминлек теләде. 

Авыл халкын авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов, шулай ук Кыш бабай һәм Кар кызы да котладылар, ә район мәдәният хезмәткәрләре үзләренең музыкаль номерларын тәкъдим иттеләр. 

Аннан соң Вячеслав Козлов, Виталий Новичков һәм Леонид Богомолов иң яхшы хезмәткәрләргә, белгечләргә һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, истәлекле һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев