Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Алексей Иванов: «Безнең бурыч — сыйфатлы хезмәтләр күрсәтү»

Ел саен мартның өченче якшәмбесендә эшләре халыкка хезмәт күрсәтү белән бәйле булган кешеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен — торак — коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көнен билгеләп үтә.

Аларның һөнәри бәйрәме алдыннан без «Яңа Чишмә ТКХ» МУП начальнигы Алексей Иванов белән әңгәмә кордык.

— Алексей Вячеславович, 2023 ел нәтиҗәләре турында кыскача гына сөйләп үтегез әле?

— 2023 ел нәтиҗәләре начар түгел. Узган елда 42 млн сумлык хезмәт күрсәтелде, бу 2022 ел дәрәҗәсеннән 11,5 млн сумга күбрәк. Шул исәптән 12 млн сум — су белән тәэмин итү, 4,5 млн сум — су чыгару (канализация), 10 млн сум — күпфатирлы торак йортларга хезмәт күрсәтү, 7 млн сумнан артык сумма — бюджет учреждениеләрен җылылык белән тәэмин итү, 1 млн сумнан артыгы — сыек көнкүреш калдыкларын чыгаруга юнәлдерелде;

— быелгы кышта кар байтак яуганлыктан, ишегалларын һәм урамнарны карап тотуга күп көч куярга туры килде. 

Әйе, бу эш ноябрь ахырыннан башлап бүгенгесе көнгә кадәр дәвам итә, кайвакыт, хәтта ялсыз да. 

Кыш буена 50 мең кубометрдан артык кар чыгарылды (беркайчан да булмаган хәл), ноябрь — декабрь айларында 2,6 млн сумга, ә агымдагы елның гыйнвар — февраль айларында инде 3,6 млн сумга якын суммага эшләр башкарылды. Урамнарны чистарту һәм кар чыгару эшләре бүген дә дәвам итә.

— Ремонт буенча ниләр эшләнде һәм агымдагы елга нинди планнар каралган?

— Буреев урамындагы 13 нче йортны, күп фатирлы йортның (КФЙ) берничә подъездын капиталь ремонтладык. Халык мөрәҗәгатьләре буенча оператив чаралар күрергә тырышабыз.

Агымдагы елда 3 км озынлыктагы салкын су белән тәэмин итү трассасын, шулай ук район үзәгендәге 1 км озынлыктагы канализация торбаларын ремонтлауны һәм өч КФЙда подъездлар ремонтлауны планлаштырабыз.

— Районда яшәүче намуссыз кешеләрнең кайвакыт законсыз рәвештә суүткәргеч челтәренә тоташулары инде сер түгел. Бу мәсьәлә буенча хәлләр торышы ничегрәк?

— Законсыз тоташу очраклары кими бара. Әгәр 2022 елда без 49 мондый очракны ачыклаган булсак, 2023 елда алар 18. Әлеге кешеләргә 170 мең сумга штрафлар салынган.
Бер елда торак пунктларда 150дән артык су торбалары тишелү очрагы бетерелде. Кызганычка каршы, суүткәргеч челтәрләренең тузуы аркасында алар кимеми. 287 салкын су санагычы алыштырылды.

— Коллектив турында да бераз сөйләгез әле.

— Бездә 44 кеше эшли, районның 23 торак пунктына хезмәт күрсәтәбез. Коллективта, нигездә, намуслы, тырыш кешеләр хезмәт куялар. Алар арасында экскаваторчы Евгений Петровичев, баш энергетик Валентин Абрамов, слесарьләр — Александр Мельников, Динар Артюхин, Махмат Алимов һәм башкаларны әйтеп үтәсем килә.

— Алексей Вячеславович, сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм, ныклы сәламәтлек һәм район халкына сыйфатлы хезмәтләр күрсәтү буенча җиңел булмаган эшегездә уңышлар телим.

— Бик зур рәхмәт!

Фото: ТКХның намуслы хезмәткәре — экскаваторчы Евгений Петровичев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев