Алия Фәйзуллина авыл халкына бүләк ясаган
Акбүре авылында туып-үскән Алия Фәйзуллина олы яшьтәге, шулай ук физик мөмкинлекләре чикле булган авылдашларын сөендергән: «Наследие добра» фондыннан азык - төлекләр салынган пакетлар тараткан. Бу хакта Акбүре АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов хәбәр итә.
Алия моңа кадәр дә шул рәвешле авылдашларының күңелләрен күргән. Авыл жирлеге һәм авылдашлары Алия Фәйзуллинага олы рәхмәтләрен җиткерәләр, аңа исәнлек - саулык, алдагы тормышында уңышлар телиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев