Алиментчылар 5 миллион сумнан артык бурычлы
Соңгы елларда алимент түләүчеләрнең күпчелегенең алимент түләүдән качуы, ә аларның балалары акчасыз калуы кискен проблема булып кала бирә.
Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча суд приставлары бүлегендә 5 471 000 сумлык 81 башкару эше бар, - бу мәгълүматны өлкән суд приставы Сергей Бутин бирде. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, агымдагы елның 10 аенда 49 башкару эше кузгатылган. 58е тәмамланган һәм туктатылган, шуларның 6сы әҗәтлеләрнең яшәү урыны үзгәрүгә бәйле рәвештә алга таба башкару өчен суд приставларының башка бүлегенә тапшырылган.
Нигезле сәбәпләрсез алиментлар түләмәгән өчен 123 бурычлы административ җаваплылыкка тартылган, 13 бурычлы башкарма эзләнүгә игълан ителгән. Бурычлының Россия Федерациясеннән чыгуын вакытлыча чикләү турында 74 карар чыгарылган. Хезмәт хакына һәм бурычлының башка керемнәренә түләттерү буенча мөрәҗәгать итүләр турында 65 карар чыгарылган һәм җибәрелгән. 15 бурычлы кешегә эшкә урнашуда ярдәм күрсәтү өчен мәшгульлек үзәгенә юллама тапшырылды. 9 бурычлы кеше машина йөртү таныклыгы өлешендә махсус хокукта чикләнгән. 2 бурычлы кеше җинаять җаваплылыгына тартылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев