Алкоголь сату кими
Быелгысы елның ярты елында районда алкоголь продукциясе сату үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 28 процентка кимегән. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надежда Попкова район үзәгендәге оешмалар җитәкчеләре белән атна саен үткәрелә торган киңәшмә-планеркада хәбәр итте. Әгәр 2012 елда алты ай эчендә 14,8 мең декалитр алкоголь сатылган...
Быелгысы елның ярты елында районда алкоголь продукциясе сату үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 28 процентка кимегән. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надежда Попкова район үзәгендәге оешмалар җитәкчеләре белән атна саен үткәрелә торган киңәшмә-планеркада хәбәр итте.
Әгәр 2012 елда алты ай эчендә 14,8 мең декалитр алкоголь сатылган булса, быел исә нибары - 10,6 гына. Республика буенча җан башына - 7,8 литр, ә район буенча 7,7 литр алкоголь продукциясе сатыла, хәер, үткән елда район республика күрсәткечләрен шактый узып киткән иде. Бу исә рәсми төстә сатыла торган алкоголь продукцияләре бәясен арттыргач, ялган аракы һәм көмешкәгә юл ачыла дигән уйга калдыра. Мондый продукциянең сыйфатына беркем дә гарантия бирми һәм сәламәтлеккә шактый зыян сала.
2013 елның гыйнвар-июнендә аракы сату тагы да күпкә кимегән - 34 процентка, өстәвенә Татарстанда, ы, шулай ук Россиядә җитештерелгән аракыны сату да кимегән.
Килеп туган хәлләр белән бәйле рәвештә, полиция хезмәткәрләренә законсыз төстә алкоголь продукцияләрен сатуны кисәтү буенча тагы да көчлерәк чаралар кабул итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев