“Алтын ачкыч“ балалар бакчасы 500 мең сумлык грантка лаек булган
563
0
Агымдагы елның июнь аенда “Алтын ачкыч“ балалар бакчасы “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы“ конкурсында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Дипломы белән бүләкләнгән һәм 500 мең сумлык грантка лаек булган.
- Әлеге республика конкурсында без беренче генә катнашуыбыз һәм республиканың 30 балалар бакчасы арасында тулы булмаган 3 ел эшләүче һәм “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы“ исеменә лаек булучыларның берсе булып торабыз.
“Алтын ачкыч“ка төрле милләт балалары йөри: руслар, татарлар, чуашлар, әрмәннәр, таҗиклар – 4 яшь төркемендә барлыгы 93 бала. Шундый төркемнәрнең берсендә уку-укыту татар телендә алып барыла. Балаларны татар теленә өйрәтү буенча без системага салынган эш алып барабыз: әкиятләрне сәхнәләштерәбез, сюжетлы-рольлы, дидактик, халык, әйлән-бәйлән, телдән уеннар, “Сөмбелә“, “Нәүрүз“, “Карга боткасы“, “Сабантуй“ милли бәйрәмнәре үткәрәбез. Анда балалар бик рәхәтләнеп шигырьләр укыйлар, җырлар җырлыйлар, бииләр, хәрәкәтле уеннар уйныйлар.
Алар татар халкының тормышы һәм гореф-гадәтләре белән якыннанрак таныша алсын өчен, ата-аналар белән берлектә балалар бакчасында байтак кына экспонатлардан: бишек, каба, чуен, кисәү агачы, ухват, сандык, агач тагарак, үтүк, кулдан тукылган, чиккән әйберләр, борынгы пәрдәләр һ.б. дан торган мини – музей оештырылган.
- Әлеге бүләкне алуда бөтен коллективның: педагогларның, белгечләрнең, кече тәрбиячеләрнең һәм техник персоналның зур эше этәргеч булды, - дип яза Любовь Васильевна. - Әлбәттә, әти-әниләр тыгыз хезмәттәшлек итмәсә, мондый нәтиҗәгә ирешеп булмас иде. Александр Еронтьев җитәкчелегендәге мәгариф бүлеге һәм методик бүлек хезмәткәрләренең ярдәме дә зур роль уйнады.
- Без яшьтән үк үзебезнең балаларыбызны үзләре туып үскән җирләрен яратырга һәм хөрмәт итәргә, төрле милләт һәм дин кешеләренә ихтирамлы карашта булырга өйрәтергә тиеш, чөнки балалар – безнең киләчәгебез һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә алган белемнәре белән алар мәктәпкә барачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев