«Алтын көз - 2024» Бөтенроссия күргәзмәсендә Яңа Чишмә районында туып-үскән галим алтын медаль белән бүләкләнгән
3 октябрьдән 13енә кадәр Мәскәүдә ел саен үткәрелә торган уңыш фестивале үткән.
Фестиваль белән беррәттән агросәнәгать күргәзмәсе дә узган, ул инде 20 елдан артык бирегә агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен җыя, алар анда үз уңышлары, тәҗрибәләре белән уртаклаша, тармактагы алдынгы технологияләр турында белә, әйдәп баручы экспертлар белән аралаша алалар.
Күргәзмәдә Татарстан галимнәренең шикәр чөгендере орлыклары буенча китабы тәкъдим ителгән. Алар арасында Яңа Чишмә районының Әдәмсә авылында туып-үскән галим - орлыкчы Рәүф Юнысов та бар.
Фәнни-тикшеренү эше «Шикәр чөгендере тармагының селекция-орлыкчылык өлкәсендә инновацион эшләнмәләр булдырган өчен» алтын медальгә лаек булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев