Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Әни булу чорының бәхетле мизгелләре

Ленино авыл китапханәсендә йөкле хатын-кызлар көнен бәйрәм итү кысаларында түгәрәк өстәл узган.

«Әни булу чорының бәхетле мизгелләре» чарасында йөкле хатын-кызлар һәм яшь әниләр катнашкан. Алар белән хатын-кызлар Советы рәисе Г. С. Шишкина очрашкан. 
Алар йөкле хатыннарга аерым игътибар һәм кайгырту күрсәтергә кирәклеге турында сөйләшкәннәр. Йөкле хатын-кызлар — милләтнең өмете, алар безнең киләчәгебез. Хәзергесе вакытта барлык көчләрне әниләргә, балалар тууга, җәмгыятьтә традицион кыйммәтләрне саклауга юнәлтү бик мөһим. Һәр йөклелек сәламәт бала туу белән тәмамланырга тиеш!

Булачак әниләр өчен китапханә мөдире тарафыннан «Могҗиза көтеп» дигән күргәзмә оештырылган, анда психология, бала карау, туклану һәм йөкле хатынның сәламәт яшәү рәвеше һәм башка күп нәрсәләр турында файдалы мәгълүматлар урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев