Яңа Чишмә районында алкоголь продукциясен ваклап сату белән 48 сәүдә объектында 19 оешма шөгыльләнә, район үзәгендә - 15 сәүдә ноктасында, шулардан ике челтәр "Татспиртпром" АҖ-гә һәм 13 есе коммерция предприятиеләренә карый.
Башка авылларда 33 ноктада сатыла: 10 сы - "Татспиртпром" АҖ һәм 23 - коммерция ноктасы. Гыйнварда алар тарафыннан 15785 литр алкоголь продукциясе сатылган (2017 елның гыйнварында - 14718 литр), сату 7,2 % ка арткан. ТР да җитештерелгән аракы 10305 литр сатылган (2017 елда - 980 л), үсеш - 5,1 %ка.
Читтән кайтартылган аракы сату үсеше дә күзәтелгән, тик күп түгел. Монда төп үсеш - лицензияле килешүләр буенча "Татспиртпром" ААҖ филиалларында җитештерелгән аракы сатудан. Аңа халык тарафыннан сорау зур, тик ул шул ук вакытта читтән кайтарылган аракы булып тора ("Беленькая", "Нектар колоска", "Царская чарка"). Күрәмсең, республикада шушы сәбәп буенча алкоголь сату 102 % ка артса да, ТР да җитештерелгән аракы 1 % ка азрак сатылган, әмма читтән кертелгәненнән 114 % ка күбрәк. Гыйнварда җан башына 1,2 литр аракы сатылган - үткән ел дәрәҗәсенә карата 107 % һәм һәрвакыттагыча Чистай ТБ буенча (6 район) барыннан да югарырак, монда җан башына уртача 0,97 л. Икенче урында Чистай районы - 1,15 литр, республика буенча - 1,19 литр. Авыл җирлекләре буенча иң югары күрсәткеч Ленино АҖ-дә - 3,3 л, иң азы Тубылгытауда - 0,4 л. 2017 елның гыйнвары белән чагыштырганда үсеш түбәндәге АҖ-дә күзәтелә: Акбүре (0,2 дән 0,75 л), Ленино (1,4 тән 3,3 л кадәр), Архангел (1 дән 2 л), Шахмай (0,3 тән 0,7 л кадәр), берникадәр арту - Әдәмсәдә, Черемухово, Петропавел, Красный Октябрь АҖ-дә. Кимү - Акъярда (2 дән 1,35 л кадәр), аз гына кимү - Екатерина, Зирекле, Яңа Чишмә, Тубылгытау АҖ-дә, Буревестник АҖ-дә элеккеге дәрәҗәдә (1,1 л).
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев