Архангел Бистәсендә балалар мәйданчыгы ачылган
Архангел Бистәсе балалары өчен Республика көне алдыннан “Лебедка” дип исемләнгән балалар уен мәйданчыгын ачу - чын мәгънәдә бүләк булды,- дип хәбәр итә редакциягә Наталья Таротина.
Төрле төстәге флажоклар һәм шарлар белән бизәлгән мәйданчыкта яңгыраган күңелле музыка анда килүчеләрне үзенә җәлеп итеп торган. Мондый мәйданчыклар ачылу символик мәгънәгә ия. Әгәр дә авылда балалар мәйданчыклары кирәк икән, димәк, бу торак пунктның алга таба үсеш перспективалары, иртәгәсе көнгә ныклы ышанычы да бар, дигән сүз. Балалар - ул безнең киләчәгебез.
Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре бик күп музыкаль һәм спорт бәйгеләре әзерләгән. Әлеге бәйрәмдә катнашучыларның кәефләре тагын да күтәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев