Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Архангел Бистәсендә яшәүче күп балалы Любимовлар гаиләсе авырлыклардан курыкмый

Вячеслав һәм Наталья Любимовлар әле яшьләр. Гаилә башлыгына 29 яшь кенә.

Күп кенә яшь парлар шәһәргә омтыла, тик Вячеслав андыйлардан түгел. Ул инде баштан ук туган авылында яшәргә карар кылган. Вячеслав шәһәр шау-шуын һәм ыгы-зыгысын яратмый. «Ул табигатьне якын итә, тирә-юньдә кошлар сайрап торса, аның күңеле тагы да күтәрелә», - ди хатыны.

Алты ел элек алар Бистәдә иске йорт сатып алганнар, хуҗасы аны ныклап төзекләндергән, хатынына һәм балаларына уңайлы булсын өчен заманча җиһазлар урнаштырган һәм өр яңа йорт төзи башлаган. Бу өлкәдә аның тәҗрибәсе зур, чөнки элек ул Түбән Камада төзелештә эшләгән. Йорт инде әзер диярлек, өйдә эчке эшләр генә калган: электрика, канализация һ.б. Вячеслав барысын да үз куллары белән ясаган. Диварларны әтисе һәм Некрасовлар гаиләсе ярдәмендә күтәргәннәр, ә түбәне капларга баҗае булышкан. Балалары - 9 яшьлек Виктория һәм 8 яшьлек Ярослав, әтисе эштә булганда икенче катта йөгерешеп уйнарга яраталар (Вячеслав ике ай элек райондагы нефть оешмасына эшкә урнашкан һәм без килгәндә ул өйдә юк иде). Кайчагында үзләре белән уйнарга бер яшьлек энеләрен Елисейны да алалар.

Йорт хуҗасының тырыш һәм эшчән булуы анда килеп керүгә үк күренә, ә өйнең эчке бизәлеше исә, гаиләдә мәхәббәт хөкем сөрүе турында сөйли. Вячеслав – кайгыртучан ир һәм әти. «Эшсез торган чаклары да булды, әмма без беркайчан да акчасыз утырмадык. Ирем шабашкада да эшләде, авыл хуҗалыгында да хезмәт куйды. Үзенең КамАЗын әле быел гына сатты», - дип сөйли Наталья. Любимовларда ике җиңел автомобиль бар. Наталья да машина йөртә. Өй туеннан соң, Вячеслав иске йорт урынында  гараж төзергә тели. Сарай да планда, чөнки киләчәктә хуҗалык тотарга теләк бар.

10 ел элек Наталья белән очрашу Вячеславның йөрәгендә беренче караштан ук мәхәббәт уята, ягъни бер күрүдән гашыйк булган.  Бервакыт Вячеслав дусты белән мотоциклга утырып Благодатное авылына бара. Шунда, урамда, ул Натальяны күрә. Наталья иптәш кызы белән була, ә ул кыз исә, Вячеславның дусты белән таныш булып чыга. Болар сөйләшеп китәләр. Вячеслав Натальядан телефон номерын бирүен сорый. Кыз ризалашмый, әмма егет аны үгетли. Язып куяр нәрсә булмаганга, телдән генә әйтүен үтенә. «Барыбер истә калдыра алмаячаксың бит», - ди Наталья һәм үтенечкә каршы килми, телефон номерын әйтә. Ошаткан кызның номерын ничек хәтерләми кала алсын ди инде Вячеслав ? Берничә көннән ул кызга шалтырата, ә аннан соң инде көн саен килә башлый. Башта Наталья аның килеп йөрүен җитди кабул итми, әмма егетнең үҗәтлеге аны үзенә җәлеп итә.

- Карап торышка ул җитди дә, хәтта усал да кебек. Тик, чынлыкта, ул йомшак күңелле, мәрхәмәтле, кайгыртучан, - дип сөйли ире турында Наталья.

Наталья хакына Вячеслав авылны калдырып, Түбән Камага эшкә китә. Наталья анда педучилищеда укый, ә сөеклесенә якынрак булырга тели. Туйдан һәм кызлары туганнан соң, яшьләр Архангел Бистәсенә күчеп киләләр, башта әтиәниләре белән яшиләр, уллары Ярослав тугач, ана капиталына өй сатып алалар. Наталья өч баласы булуыннан канәгать. Үзе 11 бала булган гаиләдә үскән. «Минем апаларым, абыйларым күп, мин моңа бик шат, балаларымның да туганнары күп булуын телим. Өйдә балалар тавышы яңгырамаса, ул буш кебек тоела».

«Әти - әнием әйбәт минем. Алар дөньяда иң яхшылары!»,- ди өлкән кызлары Виктория. Кыз бишлегә генә укый, көзгә дүртенче сыйныфка барачак. Яхшы рәсем ясый - талант әнисеннән күчкән, клуб каршындагы балалар ансамблендә бии һәм җырлый. Гимнастика белән, аерым алганда - растяжка белән шөгыльләнә. Юрист булырга хыяллана.

Энеләре Викториядән үрнәк алырга тырышалар. Әгәр әнисе апасына эш куша икән, Ярослав та үзенә нинди дә булса эш кушуны сорый. Кечкенә Елисейны карый, аның белән уйный.

Ярослав үзенчәлекле бала. Наталья улының тумыштан авыру булуы турында бала тудыру йортында, өченче тәүлектә белгән. Мондый хәбәр яшь әти-әнине шок хәленә китергән. «Әлбәттә, куркып калдык. Без моңа әзер түгел идек, чөнки безнең өчен  бу көтелмәгән хәл иде», - ди ул.

Яшь әнинең күңелендә үзгәреш мизгел эчендә була. Бервакыт алар кечкенә улын Казанга тикшерү өчен анализлар тапшырырга алып барганнар. Анализ алу өчен аның бармагын тишкәч, бала елап җибәргән һәм ана йөрәге авыртудан  кысылган: «Нинди генә булмасын, ул минем балам», - дия ул шул мәлдә үз үзенә.

Наталья эшләми, чөнки Ярославны карау буенча рәсмиләштерелгән. Кече улы үсеп җиткәч, чәчтараш курсларын тәмамларга һәм ират чәчләрен алдыру белән шөгыльләнергә хыяллана. Әлегә аның «клиентлары» - ире һәм уллары, алар сүзләренчә, аның бик тә яхшы килеп чыга.

«Безгә, гомумән, бәхет елмайды. Мондый диагнозлы балалар төрлечә  була икән, ә безнеке - әле алай ук түгел, аллага шөкер, - дип дәвам итә сүзне Наталья. – Башка балалар кебек, бүтәннәрдән аерылмый диярлек.  Бәлки, өйрәнүе бераз акрынрактыр. Безгә аның белән җиңелрәк тә булды булуын. Чөнки, ул барысын да  Викториягә карап кабатлады, нидер эшләргә тырышты. Ә бу исә  безгә бик булышты. Хәзер дә ул үз-үзен тотарга Викториядән карап өйрәнә. Хәтта аның барлык сүзләрен дә кабатлый. Быел Ярослав мәктәпкә барачак. Аның хәтере әйбәт, барысын да тиз эләктереп ала, әмма бераз түземлек җитми. Ярослав бик хәрәкәтчән һәм биергә ярата». Ата-ананың нияте - балада булган сәләтләрне үстерү.

Ярослав шат күңелле һәм ачык йөзле малай. Әнисе сүзләренчә, фотога төшәргә бик яратмаса да, безгә каршы килмәде.

Нәни Елисей да, абыйсы кебек үк, шук бала. Сөйләшкән арада, машинасын алып килеп күрсәтте, корреспондентның тезенә фломастер белән «укол» ясады һәм ул алып килгән «уенчыкларны» - фотоаппарат һәм аның футлярын һәрьяклап өйрәнде. Ә тагын бик теләп бүлмә буйлап йөгерде.

Әниләре исә балаларына карата үзен сабыр тота, балалары белән тыныч сөйләшә. Аларның әле яраткан мәчеләре Рудольф та бар, хәзер  ул ешрак  урамга китеп югала. Әмма ул кайтса, балалар өчен аннан да яхшырак дус юктыр, мөгаен.

Гаилә өйдә утырырга яратмый, аларга хәрәкәт ошый. Вячеслав һәм Натальяның ял көннәре  балаларны шәһәргә: таганнарга, карусельләргә, уен бүлмәләренә, балалар кафесына алып бармыйча узмый.

«Алар моны бик ярата. Бу юлы кая барасыгыз килә, дип сорыйбыз да, шунда барабыз. Эш көннәрендә балаларны Яңа Чишмә бассейнына йөртәм. Без инде авылга күнеккәнбез, балалар өчен монда рәхәтрәк һәм тынычрак. Ә шәһәр?... Анда теләсә кайсы вакытта барып була».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X