Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Архангел һәм Черемухово Бистәләренә кадәр асфальт җәеләчәк

2021 елда районда төзелеш буенча 20дән артык республика программасы җәлеп ителәчәк.

2021 елда Яңа Чишмә районында социаль  һәм торак объектлар, юллар, җәмәгать киңлекләрен төзү һәм капиталь ремонтлау буенча 20дән артык республика программасы җәлеп ителәчәк. Бу максатларга капитал салуларның күләме 100 млн. сумнан күбрәк  тәшкил итәчәк.

Төзелеш һәм капремонт никадәр күләмдә алып барылачак,  дигән сорау белән без район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ренат Габетдиновка мөрәҗәгать иттек.

- Ренат Хәлфәтович, хәзер, республика программалары буенча нинди объектлар төзеләчәге һәм күпме акча бүлеп биреләчәге билгеледер, мөгаен?

- Әйе, нигездә, финанслау суммасы мәгълүм, конкурс нигезендә подрядчылар билгеләнде һәм кайбер эшләр башланды. Аерым алганда, Красный Октябрь АҖ һәм район ветеринария берләшмәсе биналарын капиталь ремонтлау бара инде.

- Социаль өлкәдә нинди объектлар төзеләчәк һәм капиталь ремонтланачак?

- Төзелештән башлыйк. Быел Андреевка авылында яңа ФАП төзеләчәк (ФАП янындагы территория дә төзекләндереләчәк). Подрядчы билгеләнгән, бу максатларга 4 млн. сум тирәсе акча бүлеп бирелә.

Җәмәгать киңлекләренең икенче чиратын төзү дәвам итәчәк. ЗАГС бинасы каршындагы мәйданда Суыксу елгасы аша күпер төзеләчәк, брусчатка җәю һәм ачык һавада никахлашу тантанасын үткәрү өчен ябык мәйданчык төзү планлаштырыла. Әлеге максатларга 10 млн. сумга якын акча бүлеп бирү каралган.

Шулай ук 2021 елда «Факел» балалар сәламәтләндерү лагерында ашханә, Шахмай мәктәбендә ризык пешерү блогын төзүне, РҮХ поликлиникасын, Зирекле музеен һәм Ленинодагы «Ләйсән» балалар бакчасын капиталь ремонтлауны төгәлләү планлаштырыла. Подрядчылар билгеләнгән, финанслау суммасы мәгълүм.

-  Районда торак төзелешенең нинди программалары буенча эшләр алып барылачак?

- Бу берничә өлештән тора. «Көнбатыш» микрорайонында нефтьчеләр өчен йортлар төзү дәвам итәчәк. Биш йорт төзелде, быел тагын 15 йорт төзү планлаштырыла.

Торак йортларны капиталь ремонтлау программасына Яңа Чишмә авылының Чернышевский урамы буенча урнашкан 27 нче йорт һәм Ленин урамындагы 33 нче йорт керде. Йортларның фасадлары ремонтланачак.

- Иң мөһим мәсьәлә - юллар һәм урамнар торышы, район халкы җыеннарында ул иң еш яңгырый торган сорау. 2021 елга планнар нинди?

- Капитал салуларның иң зур күләме нәкъ менә юл төзелеше өлешенә туры килә. Агымдагы елда бу максатларга 50 млн. сумга якын акча бүлеп бирелә. Район үзәгендә һәм торак пунктларда гамәлдәге юл - урам челтәрен ремонтлау, Екатерина Бистәсе, Чаллы Башы һәм Благодаровкада вак таш-комлы катнашма җәю, район юлларында чокырларны ямау эшләре башкарылачак.  

Һәм иң мөһиме - юлчылар быел Архангел Бистәсенә кадәр асфальт җәюне һәм Черемухово Бистәсенә кадәр беренче катлам асфальт түшәү эшләрен төгәлләячәкләр. Бу максатларга федераль һәм республика бюджетларыннан 350 млн. сум акча бүлеп бирелә.

- Коммуналь хуҗалык, электр белән тәэмин итү өлкәләрендә нинди эшләр планлаштырыла?

- Быел Чертуш авылында 2020 елда башланган «Чиста су» программасы буенча 5 км озынлыктагы суүткәргеч төзелеше тәмамланачак.

Урамнарны яктырту программасы буенча барлык авыл җирлекләрендә дә диярлек эшләр планлаштырылган - 150дән артык яктырткычта лампалар урнаштырылачак.

- 2020 елда «Безнең ишегалды» дигән тагын бер мөһим республика программасы эшли башлады. Аның буенча быел нинди эшләр башкарылачак?

- Быел сигез ишегалды территориясе төзекләндереләчәк. Яңа Чишмәдә: Май урамы буенча урнашкан 6 нчы йорт, Ленин урамындагы 19 нчы «а» һәм 46 нчы йортлар, Завод урамында - 1 һәм 3 нче йортлар, шулай ук Красный Октябрьдә Комсомол урамы буенча урнашкан 2 нче йорт, Екатерина Бистәсенең Үзәк урамындагы 48 нче йорт һәм Черемухово Бистәсенең Пролетар урамындагы 51 нче йорт ишегаллары.

Бу ишегалды территорияләре асфальтланачак һәм төзекләндереләчәк.

Районда тормышка ашырыла торган барлык программалар халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга, туган районыбызны төзекләндерүгә юнәлдерелгән.

- Эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт сезгә, Ренат Хәлфәтович, барлык планнарыгызның да үтәлүен телибез!

 

Рәсемдә: район ветеринария берләшмәсе бинасын керамогранит белән тышлау бара. / О.Мандрейкин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев