Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Архангельск Бистәсенә 290 ел тулды (фоторепортаж)

Авыл халкы үз бәйрәмен 7 августта авылның төп мәйданында билгеләп үткән.

Чара «Мәхәббәт, ышаныч һәм өмет белән яшә, чәчәк ат авылым» дигән девиз астында узган.

Кунакларны һәм авыл халкын «Архангел чибәре» халык коллективы башкаруында «Архангел Бистәсе» җыры белән каршы алганнар.

Чарага килүчеләрне шаян такмаклар, ә бәйрәмнең хуҗабикәләре - матур киемнәрдә ипи-тоз белән каршылап, барлык теләүчеләрне рус квасы белән сыйлаганнар.

Кунаклар арасында Яңа Чишмә районы башлыгы урынбасары Надежда Попкова, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сәясәт буенча урынбасары Александр Еронтьев, Архангел АҖ башлыгы Нина Сердюк һәм күрше авыл җирлекләре башлыклары да булган.

Бәйрәм программасында балалар һәм өлкәннәр өчен төрле күңел ачу чаралары оештырылган.

Барлык кунаклар «чәй ишегалды»нда чәй дегустациясендә катнашкан, сувенирлар сатып алганнар, музей күргәзмәсе һәм халык иҗаты күргәзмәсе белән танышканнар.

Бәйрәм чарасында Петропавел, Волчья Бистәләре, Чуаш Чабаксары, Ленино АМЙ һәм Яңа Чишмәдән «Селяночка» иҗат коллективлары катнашкан.

Бәйрәм турында тулырак «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев