Реклама
Район яңалыклары
Артистларның яңа ел концерты ярминкәнең йөзек кашы булды
22 декабрьдә район үзәгендә бәйрәм алды ярминкәсе узды.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре аңа матур Яңа ел төсмерләре кертте. Суык көнне “Ой, мороз, мороз, не морозь меня”, “Холодно, холодно, холодно на морозе песни петь” дигән җырлар темага бик тә туры килде. Тик аларның дәртле башкаруларыннан, күңелле биюләрдән бик эссе иде. Чыгышлар иртәнге сәгать 9 да башланды.
- Чын күңелдән, ихластан чыгыш ясаулары әллә каян күренеп тора. Концертны гына карап торыр идем. Ничек яхшы җырлыйлар һәм бииләр! Афәрин кызлар һәм егетләр! Безне шулкадәр сөендерделәр! - ди Яңа Чишмәдә яшәүче Любовь Роднина.
Сәүдә рәтләрендә дә артистлар актив иде: алар әле анда, әле монда маскарадлы костюмнардан пәйда булдылар: әкияттәге әби белән бабай кулга-кул тотынышып итләр сатыла торган рәтләргә килеп керделәр, ә тегендәрәк ике чибәр рус кызы киез итекләр киеп карады. Әлбәттә, бәйрәм ярминкәсе Кыш бабай һәм Кар кызыннан башка уза ди мени инде?!
- Бүген 4 пар киез итек саттык, - дип сөйли палатка хуҗасы. – Күбрәк тә булыр иде дә бит, авыллардан халык аз килде. Күбесенең хәтта машиналары кабынмаган икән, диделәр. Ә болай без һәр дүшәмбе базарда сату итәбез.
Төрле төстәге һәм үлчәмдәге әлеге кышкы аяк киемнәре ике урында сатылды, бәясе 1100 сумнан алып 1700 сумга чаклы иде. Ярминкәдә кышкы өске киемнәр, тәрәзә пәрдәләре белән дә сәүдә иттеләр. Ә бераз читтәрәк кайгыртучан ата-аналар, нигездә, әтиләр, балалары өчен ылыслы чибәркәйне сайладылар: наратлар 200 сумнан 500 сумга кадәр бәядә иде. Балалар сөенешеп, чыршыны кочаклап, чаналарына утырып өйләренә кайтып киттеләр.
Бу көнне ит сату да гөрләп барды. Эшмәкәр Надежда Никитина ярминкәгә 170 кг дуңгыз ите алып килгән (240 сумнан), сәгать 10 га итне сатып та бетергән. Акъярдан Гөлназ Галимова да дистәләгән күркә, үрдәк, каз һәм бройлер түшкәләрен саткан, бәясе бер килограммы 200 сумнан алып 400 сумга кадәр. Дуңгыз (220-230 сум), сыер ите (280-300 сумнан) дә яхшы сатылган. Итне күпләп сатып алсалар да, киштәләр буш тормады, чөнки ит байтак иде. Теләгән кеше субпродуктлар да алды. Сөт продукцияләреннән корт, каймак та үз сатып алучыларын тапты. Капчыгын 500 сумнан бөртек фуражы да саттылар.
Суык булуга да карамастан, җыр, музыка астында, җылы аралашу белән бергә ярминкә гөрләп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев