Архангел Бистәсендә яңа балалар бакчасы ачылды
Капиталь ремонт һәм реконструкция эшләренә район бюджетыннан 5,1 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән
Тантаналы чарага ата-аналар һәм балалар җыелды. Кунаклар да килде — РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин һәм район башлыгы урынбасары Надежда Попкова.
Бу елга кадәр Архангел Бистәсенең балалар бакчасы Шушма елгасының аръягында урнашкан һәм бу балалы гаиләләргә уңайсызлыклар тудырган иде. Шуңа өстәп, балалар бакчасының бинасы да искергән.
Район җитәкчелеге мәктәп бинасының бер өлешен үзгәртеп кору һәм капиталь ремонтлау эшләрен башлау турында карар чыгарган. Кыска вакыт эчендә «Блокстрой» ҖЧҖ төзүчеләре (җитәкчесе — Евгений Клюев) биредә яхшы ремонт ясаганнар - идәннәрне җылытканнар, керү төркеме, уңайлы, якты яңа бүлмәләр, ризык пешерү бүлеге, ашханә һ.б. барлыкка килгән. Бу максатларга район бюджетыннан 5,1 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Айдар Метшин балалар, аларның әти-әниләре, балалар бакчасы персоналы белән аралашты, ремонтның сыйфатлы булуын билгеләп үтте.
- «Бердәм Россия» партиясе эгидасы астында гамәлгә ашырыла торган социаль объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау буенча федераль һәм республика программалары безнең торак пунктларның инфраструктурасын яхшыртырга ярдәм итә, — дип билгеләп үтте депутат. - Балаларыбыз өчен тиешле шартлар тудырылуына мин бик шатмын. Мәктәп һәм балалар бакчасының бер түбә астында булуы да уңайлы - бу тәрбия һәм белем бирү программаларының сыйфатын арттырырга ярдәм итәчәк.
Надежда Попкова да Архангел Бистәсе халкын бу мөһим вакыйга белән котлады һәм биредә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү һәм укыту өчен барлык кирәкле шартлар тудырылганын әйтте.
Кунаклар шулай ук мәктәп яны лагерында булдылар, балалар белән аралаштылар, А. С. Пушкинның шигырьләрен сөйләделәр (6 июньдә шагыйрьнең туган көне һәм Рус теле көне билгеләп үтелә).
Айдар Метшин СВО зонасында һәлак булган Михаил Барсуковның мемориаль тактасына чәчәкләр куйды һәм мобилизацияләнгән сугышчы Булатның гаиләсе янында булды.
Булат белән Анастасиянең күптән түгел игезәк балалары туган һәм алар күп балалы гаилә булганнар (тагын бер кызлары бар). Айдар Метшин гаиләгә мультиварка бүләк итте һәм ярдәм кирәкме-юкмы икәнлеге турында кызыксынды. Анастасия авыл җирлегендә яшәүче 29 яшькә кадәр өч бала тапкан хатын-кыз булганга күрә, Надежда Попкова аңа күп балалы гаилә таныклыгы һәм 100 мең сумлык сертификат тапшырды.
Шулай ук Айдар Метшин Архангел Бистәсендә гражданнарны кабул итте.
Яңа Чишмәгә килгәч, РФ Дәүләт Думасы депутаты Рус теле көненә багышланган бәйрәм чарасында катнашучылар белән очрашты, ә аннары ЗАГСта яшүсмерләргә тантаналы рәвештә Россия паспортларын тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев