Архангел Бистәсендә СВО зонасында һәлак булган сугышчы белән хушлаштылар
18 сентябрьдә Архангел Бистәсендә махсус хәрби операция барышында һәлак булган Дмитрий Темниковны соңгы юлга озаттылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов Дмитрийның әнисе, хатыны, балалары, туганнары һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашты.
- Бу безнең барыбыз өчен дә бик авыр югалту. Хәрби операциядә катнашып, Дмитрий Анатольевич үзенең хәрби бурычын батырларча үтәде һәм Ватан өчен гомерен бирде. Аның исеме районда мәңгеләштереләчәк, безнең барыбыз өчен дә ул мәңгегә герой булып калачак.
ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин да кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.
Контрактка кул куйганчы Дмитрий Темников «Козлова М.И.» КФХда механизатор булып эшләгән, ярдәмчел һәм намуслы кеше булган. Аның хатыны һәм ике баласы калган.
Дмитрий Темниковны соңгы юлга хәрбиләрчә хөрмәтләп озаттылар.
Якташыбыз турындагы якты истәлек күңелләрдә озак сакланыр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев