Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Архангел мәдәният йортында Кыш Бабайның туган көненә багышланган театральләштерелгән уен программасы булып узган

Ел саен, кыш башланыр алдыннан илебез Кыш Бабайның һәм кышның туган көнен билгеләп үтә.

18 ноябрьдә Архангел мәдәният йортында Кыш Бабайның туган көненә багышланган театральләштерелгән уен программасы узган.  Бу көнне Кыш бабай күпсанлы дусларының котлауларын һәм бүләкләрен кабул итә. Алып баручы балаларга мифологик герой турында: кышкы тылсымчыга ничә яшь булганын, аның резиденциясе кайда икәнен сөйләгән. Шулай ук балалар резиденциянең төп бинасы Великий Устюгта икәнен белгәннәр. Балалар янына бәйрәмгә әкияти персонажлар - Кыш бабай һәм Убырлы карчык килгән. Кыш Бабай балаларның биремнәрне бик теләп үтәүләреннән канәгать булган. Балалар төрле музыкаль уеннарда катнашканнар, җырлар җырлаганнар, шигырьләр сөйләгәннәр, табышмаклар чишкәннәр, Кыш бабайга хатлар язганнар. Аларның барысына да татлы бүләкләр өләшкәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев