Әтиләр көнендә СВОда катнашучы белән очрашу
Календарьда истәлекле һәм бәйрәм даталары байтак. Быел әтиләр көнендә Рус Чабаксары АҖдә махсус хәрби операциядә катнашучы Евгений белән очрашу оештырылган.
Чираттагы ялында ул гаиләсе белән кече ватанына - авылдашлары янына кайткан.
Чарада катнашучылар Евгенийны күрергә бик шат булганнар. Очрашуны авыл җирлеге башлыгы Марина Гурьянова оештырган. Күркәм традиция буенча хәрби белән аралашу чәй табыны артында үткән, чарада катнашучылар көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алышканнар, шатлыклары һәм проблемалары белән уртаклашканнар. Киләчәктә дә бер-берсенә ярдәм итәргә һәм кулдан килгәннең барысын да эшләргә, дигән фикергә килгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев