Реклама
Район яңалыклары
«Автобус» профилактика чарасы игълан ителде
Республика юлларында бу елның 1 кварталында автобус йөртүчеләр гаебе белән 23 ЮТҺ булган.
Юл-транспорт һәлакәтләрен анализлау, пассажирлар йөртү куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча күрелгән чараларга да карамастан, ТР территориясендә юл хәрәкәтендә катнашучыларның күрсәтелгән категориясендә хәлләр торышы катлаулы булып калуын күрсәтә.
2023 елның 3 аенда Татарстан Республикасы территориясендә автобус йөртүчеләр гаебе белән 23 ЮТҺ булган, аларда 33 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән, бәхеткә, һәлак булучылар юк.
ЮТҺ саны 6га, тән җәрәхәтләре алучылар саны 3 кешегә арту теркәлгән.
Автобус йөртүчеләр катнашында ЮТҺләрне кисәтү һәм булдырмау, шулай ук юл хәрәкәте иминлегенә йогынты ясый торган тупас хокук бозулар фактларын кисәтү максатыннан 2023 елның 24 апреленнән 3 маена кадәр «Автобус» профилактика чарасы үткәреләчәк. Чара барышында пассажирларны, шул исәптән балалар төркемнәрен йөртүче автобусларга көчәйтелгән контроль оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев