Автоледи өчен чәчәкләр
Яңа Чишмәдә 8 Март көне уңаеннан акция узды.
6-9 мартта Яңа Чишмә Дәүләт автоинспекциясе «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ белән берлектә 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Автоледи өчен чәчәкләр» акциясе уздыра. Акциягә район башлыгы Вячеслав Козлов, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов һәм ЮИД хәрәкәтендә катнашучылар үзләренең остазлары белән кушылды.
Акция Ленино урамында светофор һәм җәяүлеләр кичүе янында узды.
«Юл хәрәкәтендә катнашкан барлык хатын-кызларга ЮХИДИ инспекторлары, һәм акцияне хуплаган район җитәкчеләре розалар һәм елмаюлар бүләк итте. Якынлашып килүче яз бәйрәме белән котладылар, аларга имин юллар һәм юлда игътибарлы булуларын теләделәр.
Исегезгә төшерәбез, акция 9 мартка кадәр дәвам итәчәк.














Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев