Район яңалыклары
Авыл халкы фикере исәпкә алыначак
2018 елдан башлап Яңа Чишмә җәмәгать киңлекләрен үстерү программасында катнашачак, ул 5 ел дәвамында тормышка ашырылачак. Уңайлы әйләнә-тирә мохитның өстенлекле проекты РФ Президенты инициативасы буенча Россиядә 2017 елдан тормышка ашырыла.
Программа кысаларында район үзәгендә Ленин урамында җәяүлеләр зонасы; Никахлашу сарае янында яңа өйләнешүчеләр мәйданы (Студенец елгасына таба); Шушма елгасы ярында пляж зонасы (2 нче Яр буе урамы тирәсендә) төзеләчәк. Шулай ук Ленин урамында скверны ("Смешные цены" кибете янәшәсендә) һәм "Мария" кибете ягыннан Яңа Чишмә авылына кергән юл тирәсендәге мәйданны төзекләндерү планлаштырыла. Уңайлы мохит проектының төп акценты - чагыштырмача җәмәгать киңлекләрен һәм йорт территорияләрен төзекләндерү карары авыл халкының фикеренә таянып, аны исәпкә алып кабул ителәчәк.
Үсеш программасын ахыргача формалаштыру өчен район җитәкчелеге яңачишмәлеләргә мөрәҗәгать итеп, уйлап, үз тәкъдимнәрен кертүләрен сорый (ягъни сезнең карашка, Яңа Чишмәдә һәм районда нинди өстәмә җәмәгать территорияләре булдырырга (башлангыч исемлеккә кертелмәгән) һәм ничек төзекләндерергә?).
Үз тәкъдимнәрегезне 2018 елның 9 февраленә чаклы 2-30-31 телефоны (архитектура бүлеге), Arhitektura.Nsm@tatar.ru электрон почтасы, 2-20-09 телефоны буенча (башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш һәм инфраструктура буенча урынбасары) кертергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев