-Соңгы вакытта илебез азык-төлек, дарулар, кием-салым буенча чит илгә бәйле иде, шул сәбәпле без ил буенча хезмәт ресурслары бүленеше буенча җитди аерма алдык, - диде Айрат Хәйруллин. -Авыл җирендә хезмәт хакы түбән, шунлыктан районнардан яшьләр шәһәрләргә күченәләр. Безгә авыл җирендә лаеклы хезмәт хакы булган эш урыннары булдырырга кирәк. Бүгенгесе көндә без авыл хуҗалыгын үстерергә, шәһәрләрдә азык-төлек үтемле бәяләрдән, шәһәрдә дә, авылда да хезмәт хакы һәм тормыш дәрәҗәсе югары булсын өчен аңа ярдәм итәргә тиешбез,- диде.
Аннан Хәйруллин сайлаучыларның сорауларына җавап бирде. Фермер Николай Скоков депутатка бирелә торган кредит ставкаларының югары (20-25%) булуы хакында сорау бирде.
(Ахыры 2 биттә)
(Ахыры. Башы 1 биттә)
-Авыл хуҗалыгы өчен кредитлар буенча ставка ныклы, еллык 5%тан артык булмаска тиеш,- дип саный Айрат Нәҗип улы. -Без аграр комитетта пилот проектын эшләдек. Ходай кушса, фермерлар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен без беренче мәртәбә еллык 5% белән кредитлар бирә башлаячакбыз. Мөгаен, әлегә бар да андый кредит ала алмастыр, шулай да без аны үткәрергә тиешбез. Җил тегермәннәре белән көрәшкән кебек көрәшергә туры киләчәк, чөнки шәһәрләрдә яшәүчеләр авыл товар җитештерүчесенең проблемаларын аңламыйлар. Авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнү отышлы булсын өчен авыл хезмәтчәннәренә дәүләт ярдәме кирәк.
Фермерның, ни өчен җитештерүчеләрдән сөтнең литрын 17 сум белән алалар, ә кибетләрдә аны 50-60 сумнан саталар, дигән соравына Айрат Хәйруллин: - Мин сезнең белән килешәм, бу чын тәртипсезлек, - дип җавап бирде .-Сөтне 15-17 сумнан сатуның мәгънәсе юк. Бездә авылларда шуның аркасында хуҗалыкларда сыерлар да калмады инде. Бу дөрес түгел! Александр Сидякин алдашырга юл куймас, мин һәр көнне әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнәм. Без 2020 елга кадәр сөтчелек терлекчелеген үстерү һәм ярдәм итү программасын булдырдык, авыл хуҗалыгы министрлыгы аны финанслау мөмкинлекләрен табар дип өметләнәбез. Әлегә без, Дәүләт Думасындагы аграрчылар, бик аз санда, бу эшләр торышы дәвам итәчәк. Шуңа күрә мин Дәүләт Думасының яңа составына шушы проблемаларны аңлаган кешеләр (авыл хуҗалыгыннан) күбрәк эләксен иде дип телим. Сөтчелек тармагы - авыл хуҗалыгында иң күп капитал салына торган тармак: ферма төзү өчен яңа фермадан алынган еллык выручкага караганда да дүрт тапкырга күбрәк акча сарыф итәргә кирәк. Сөтчелек терлекчелеген үстерү һәм дәүләт ярдәме авылда яшәүче меңләгән кешене эшкә урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк.
РФ Дәүләт Думасында эшләүче депутат Александр Сидякин яңачишмәлеләр каршында чыгыш ясаганда хезмәт хакларын түләмәгән, пенсияләр тоткарланган заманнарны искә алды, әмма шул чактан бирле күп нәрсә үзгәрде.
-Безнең илдә халыкның реаль кереме 90 еллар ахыры белән чагыштырганда - 3,5, пенсияләр 2,5 тапкырга артты (хәер, алар әле әлләни югары түгел), - дип билгеләп үтте парламентарий. -Илебезнең көче тагы да артты һәм безнең белән дөньядагы бөтен бәйсез дәүләтләр (держава) дә исәпләшә. ТР Дәүләт Думасындагы депутатлар (алар унөч кеше) бик актив, мөһим программалар эшләүдә катнашалар. Һәм без Татарстанның күп күрсәткечләр буенча Россиядә әйдәп баручы төбәкләрнең берсе булып торуы белән горурланабыз.
Николай Скоков, шул исемдәге КФХ башлыгы:
-Очрашу шундый күләмдәге җыелышларны үткәрү кирәклеген күрсәтте, кандидатлар белән очрашу, аларның тәкъдимнәрен һәм авыл халкына нәрсә белән ярдәм итә алуларын белү гаять мөһим. Миңа, фермер буларак, Айрат Хәйруллинның программасы якын, ул безнең хыялларыбызны һәм теләкләребезне ачык яктыртты.
Леонид Богомолов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы:
-Спикерлар Айрат Хәйруллин һәм Александр Сидякин ачык чыгышлары белән истә калдылар. Айрат Хәйруллинның Дәүләт Думасының аграр комитетындагы эшчәнлеге ярдәме белән авыл хуҗалыгында яхшы якка үзгәрешләр күренә, бүген ул әлеге тармакны үстерүгә зур үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә. Авыл хуҗалыгы белгече буларак, ул авыл халкының проблемаларын белә һәм аларны хәл итәргә булыша.
Нет комментариев