Авыл җирлекләрендә хокук бозуларны профилактикалау отрядлары активистлары өлкәннәргә булыша
Мәктәп укучылары байтак кына кар яуганнан соң үз йортлары белән яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү инициативасы белән чыкканнар.
Иң баштан Бөек Ватан сугышы ветераны Григорий Иванович Быковның өй тирәсендәге карны чистартканнар.
Балалар авылларда, авыл җирлекләрендә (Петропавел һәм Волчья Бистәләре, Әдәмсә, Чуаш Чабаксары) яшәүче өлкән яшьтәге ялгыз кешеләрнең ишегалларын кардан чистартуда ярдәм итәләр.
Нәтиҗәле эшләгәннән соң, барысы да тәм-томнар белән сыйланып чәй эчәләр һәм башкарылган эшләр турында үз тәэсирләре белән уртаклашалар. Мәктәп укучылары мондый акцияләрдә катнашуны дәвам итү һәм районда яшәүче өлкәннәргә булышу теләген белдергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев