Авыл ничек яши
Яңа Иванаево авылында гражданнар җыены узды, анда үз фикерләрен әйтергә теләгән һәркемне тыңладылар
Социаль хезмәтләр җитәкчеләренең гражданнар җыеннарында булуы инде традициягә әверелде, авыл халкы аларга үз сораулары белән мөрәҗәгать итә ала. Әлеге авылда социаль хезмәтләр вәкилләренә бер генә кеше мөрәҗәгать иткән.
Хисап җыелышы эшендә җирле совет депутатлары һәм Яңа Чишмә район башлыгы урынбасары Надежда Попкова катнашты. Иң башта Екатерина АҖ башлыгы Ольга Смурыгина чыгыш ясады. Ул 2023 елда башкарылган эшләр һәм 2024 елга куелган бурычлар турында сөйләде.
Авыл халкы өчен мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт учреждениеләренең өзлексез эшләве, шулай ук торак пункт территориясен төзекләндерү, инфраструктураны үстерү, авыл халкының тормыш эшчәнлеген тәэмин итү — АҖ башлыгының яхшы эшләвен исбатлаган күрсәткечләр әнә шулар. Әмма бу мәсьәләләрне хәл итү өчен торак пункт икътисадын ныгыту һәм үстерү кирәк.
Торак пункт бюджеты җирлекнең социаль-икътисади үсеше тотрыклылыгына ирешү өчен төп финанс коралы булып хезмәт итә. Аны формалаштыру белән шулай ук АҖ Советы һәм башкарма комитеты да шөгыльләнә.
Белешмә
Яңа Иванаево авылында 186 кеше теркәлгән, шуларның 140ы биредә даими яши. 4 кеше үлгән, шуларның икесе эшкә яраклы яшьтә булганнар.
Халыкның мәшгульлеге
Авылда 47 пенсионер,18 яшькә кадәрге 26 бала,4 студент,54 эшләүче һәм 8 эшсез граждан яши (алар арасында: 3 хуҗабикә, 3 ШЯХ хуҗасы, берсе өлкән яшьтәге кешене карау буенча рәсмиләштерелгән һәм бер тунеядец).
Шәхси хуҗалыктан кергән акчалар гаилә бюджетында өстәмә керем чыганагы, ә кайберләре өчен бердәнбер һәм төп керем чыганагы булып тора.
Яңа Иванаево авылы территориясендә 69 хуҗалык, аларда барлыгы 74 баш МЭТ, шул исәптән 33 сыер, 23 дуңгыз, шулай ук сарыклар, кәҗәләр, кош-кортлар асрала. 3 ШЯХ рәсмиләштерелгән (Карташов А. А., Карташов Н. А., Карташов С. А.).
Артык калган сөт-ләрне сату сөт җыючы эшмәкәр аша башкарыла, шулай ук авыл халкы ярминкәләрдә дә катнаша — ит, сөт, бал, яшелчә, сөт продукциясен сата.
Авыл халкының имин яшәү критерийларының берсе — хуҗалыкта транспорт булу. Яңа Иванаево авылында 111 автотранспорт теркәлгән. Шуларның 4се — мотоцикл, 90ы — җиңел автомобильләр, 3 йөк автомобиле, 11 трактор, 3 комбайн.
Үзара салым
АҖдә финанс чараларын җәлеп итүнең башка ысуллары да уңышлы кулланыла. Халыкның үзара салым акчаларын җәлеп итү — җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү өчен өстәмә чыганакларның берсе булып тора.
Узган ел Яңа Иванаево халкы 72500 сум акча җыйган, 4 кеше акча бирмәгән, шуларның 3се — шәһәр кешеләре.
Халыктан кергән үзара салым акчаларының тотылышы турында торак пункт сайтында хәбәр ителә, биредә үк белдерүләр, АҖ башкарма комитетының уңышлары һәм казанышлары, шулай ук хәл ителә торган төрле мәсьәләләр турында да белергә мөмкин.
Хезмәт күрсәтү өлкәсе
Яңа Иванаево ФАПында 2 кеше хезмәт куя, шуларның 1се — фельдшер ярдәмчесе. ФАП фельдшерлары үзләренә йөкләнгән бурычларны җиренә җиткереп үтиләр, беренче медицина ярдәмен күрсәтәләр һәм пациентларны хастаханәгә кадәр озата баралар. Авылда 90 кешегә гриппка каршы прививка ясалган. Диспансерлаштыруны 97 граждан узган.
Яңа Иванаевода мәдәният учрежде-ниеләре өзлексез эшли. Мәдәният йортында 5 клуб оешмасы булдырылган, 2 белгеч һәм 1 техник персонал хезмәт куя, 1 кеше китапханәдә эшли.
Бер сәүдә ноктасы авыл халкының ихтыяҗын канәгатьләндерә.
Хат ташучы үз хезмәтен башкара, аңа карата халык тарафыннан зарланулар юк, киресенчә, авыл халкы почтальонны пенсия таратылган көнне аны озата баруны сорый. Бу үтенечне ишеттеләр һәм ул канәгатьләндереләчәк.
Мәктәп укучылары уку урынына кадәр һәм кире мәктәп автобусларында йөртелә.
Коммуникация системасы
Яктырту: Яңа Иванаево авылы урамнарын 49 фонарь яктырта.
Су белән тәэмин итү һәм юлларны карап тоту: халык тарафыннан зарланулар юк — югын, тик ерак урамнарда яшәүчеләр дә үз юлларын Үзәк юлдагы кебек үк булуын телиләр.
Төзекләндерү: язгы-җәйге чорда авыл халкы, бюджет оешмалары, авыл җирлеге администрациясе тарафыннан зур эшләр алып барыла.
2024 елга төп бурычлар:
-авылда яшәү сыйфатын яхшырту;
— яшьләрне авылда калдыру;
-ШЯХда терлекләрнең баш санын саклап калу;
-авылны төзекләндерү, яшелләндерү һәм чистарту буенча эшне дәвам итү, торак пункт территориясендә экологик иминлекне тәэмин итүдә булышлык күрсәтү.
Фикер алышуларда ФАП мөдире Любовь Мишагина катнашты. Җирле халык белән район башлыгы урынбасары Надежда Попкова да аралашты. Авыл халкы АҖ башлыгы Ольга Смурыгинаның эшен канәгатьләнерлек дип таныды.
Ахырдан барысы бергә иҗтимагый тормышта иң актив булганнарга рәхмәт белдерделәр. Нина Киселева, Сергей Киселев һәм Людмила Хорькова Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев