Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Авыл Сабан туйларында батыр калучылар

Район Сабан туеннан соң, 11 июньдә, районның биш торак пунктында Сабантуйлар оешкан төстә үтте.

Шахмай, Чертуш һәм Чаллы Башы авыллары белән берлектә уздырылган Акъяр Сабан туенда шушы авылда туып-үскән, хәзер Алабугада яшәүче һәм эшләүче Илнур ӘХМӘТВӘЛИЕВ батыр калды, ул былтыргы Сабантуйда да җиңү яулаган иде.

Әдәмсә Сабан туенда шул авылда туып-үскән, хәзер Казандагы югары уку йортларының берсендә белем алучы Рафик ЗИННУРОВ җиңде.

Акбүре Сабан туенда яшь көрәшче, Яңа Чишмә гимназиясе укучысы Камил ХӨСНУЛЛИН батыр калды.

Зирекле Сабан туенда танылган көрәшче Марат Садыйковның улы, узган елны да батыр калган 22 яшьлек Инсаф САДЫЙКОВ җиңү яулады. Инсаф — Казан авыл хуҗалыгы академиясенең магистратура бүлеге студенты.

Тубылгы Тау Сабан туенда шушы авылда яшәүче, нефть оешмасында эшләүче, 2022 ел Сабан Туе җиңүчесе Рәдиф ХӘЛИЛОВ абсолют батыр булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев