Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Авылга яңа тормыш башлау өчен кайтканнар

Архангел Бистәсеннән Алена һәм Михаил Териковлар, җиде ел шәһәрдә яшәп, туган якларына әйләнеп кайталар.

Икесе дә шушы бистәдән, 8 ел элек өйләнешкәннәр. Алена Түбән Кама педучилищесын тәмамлаган, Михаил белгечлеге буенча - монтажчы һәм слесарь, «ТАНЕКО» заводында хезмәт куйган. Инде менә туган якка кайтып, өченче ел авыл тормышына ияләнеп киләләр.
- Шәһәрдә вакытлыча яшәп тору өчен бирелә торган фатирларда яшәдек, - ди Алена, - балалар бакчасына чиратны да бик озак көттек. Өлкән кызыбыз Катяны, ниһаять, бакчага биргәч, ул еш авырый башлады. Авылга торак аркасында кайтып киттек. Әгәр ипотека алырга теләсәң, ата-ананың икесе дә эшләргә тиеш бит. Ә мин декрет ялында. Дөрес, ирем яхшы акча эшли иде.
Башта мин Катя белән әни янында яшәдем, ә Михаил әле бер ел Түбән Камага эшкә йөрде, ял көннәрендә кайтты, ә аннары монда эш тапты. Хәзер Катяга 6 яшь, кечкенәбез Кира биредә туды.
- Инде кайттыгыз, ә кире шәһәргә тартмыймы соң?
- Иремне юк, ә мине тарта. Хәер, авылда миңа ошый, мин монда тудым, үстем. Миңа барысы да таныш. Тик мин шәһәрдә озак яшәдем. Мәктәпне тәмамлаганнан соң шунда киттем, шунда укыдым – ул тормышка күнектем. Ә ул авылны ярата, шәһәр аңа бөтенләй кирәкми.
Әлегә яшь гаилә шәһәрдә яшәүче апасы йортында яши (апасы авылда йорт салган). Әмма якын арада үз йортларына күчәчәкләр. Ана капиталы акчасына йорт сатып алганнар, аны төзеп бетергәннәр, яхшыртканнар. Торак - яшьләр программаларыннан файдаланмаганнар. Хәзер эчке эшләр тәмамланып килә. Төзелеш эшләре белән Михаил бик теләп шөгыльләнә. Үз куллары, үз акчалары белән анда шәһәрнекеннән дә ким булмаган яшәү шартларын булдырган. Хәзер сантехниканы урнаштыру белән мәшгуль. Авылда ул шәхси хуҗада - частникта эшли, аңа яхшы түлиләр. Моннан тыш, Бистәдә төзелә торган йортларны бизәү эшен дә башкара (бусы да өстәмә акча дигән сүз).
«Социаль контракт» программасыннан файдаланып, 75 мең сумлык субсидия акчаларына төзелеш эшләрендә актив кулланыла торган инструментлар сатып алган. Файдалы программа турында авыл җирлеге башкарма комитетында белгән, аннары Аленаның энесе Вячеслав Любимовка сөйләгән (без Любимовларның яшь гаиләсе турында быел газетабызның 9 июль санында җентекләп яздык) һәм тегесе дә агач эшкәртү өчен инструментлар сатып алган. Яшь хуҗаларның икесе дә инструментлар эштә зур ярдәм булды, диләр. «Элек кемнәндер сорап торырга, аның өчен түләргә кирәк иде. Ә хәзер үз инструментыбыз белән үз йортыбызны да төзибез, кешегә дә булыша алабыз, акчасы да була...», - ди Вячеслав.
- Безнең йорт башка урамда, - дип дәвам итә Алена. – Анда өч бүлмә. Алар әзер инде, ирем хәзер ваннаны ясый. Бер айдан өй туе үткәрергә планлаштырабыз. Без хәзер үз торагыбыз булуга бик шат, авылда табигать, саф һава, балаларга бигрәк тә иркен. Минем әти-әнием Лебедкада яши, ә каенанам да бездән ерак түгел. Алар да мал-туар асрыйлар, безгә нык булышалар. Әлегә үзебездә тавыклар гына, әмма вакыт узу белән терлеге дә булыр әле. Ирем фермерлык белән шөгыльләнергә хыяллана.
Териковлар шәһәр кибетләренә, таган-карусельләргә еш йөриләр. Аларның үз автомобильләре бар. Шәһәрдә яшәмичә, теләсә кайсы вакытта анда булырга мөмкин, дип саный Алена.
- Авылда безне барысы да канәгатьләндерә. Кибетләр бар, ассортимент шәһәрдәге кебек. Районда берничә супермаркет бар. Миңа калса, хәтта мәктәпкә бару да шәһәрдәгегә караганда җиңелрәк кебек тоела. Мин моның өчен бик борчылган идем. Ә биредә үз мәктәбем, анысы да якында гына.
- Шәһәргә әлегә тарта шул, чөнки авылда эш ягы уңайсыз. Ирем үзенә эш тапты да бит, ә минем өчен әлегә вариант юк. Әгәр белгечлегем буенча эшкә урнашырга теләсәм, җирле балалар бакчасында барысы да комплектланган. Түбән Камада мин бераз тәрбияче булып эшләдем, аннары Катя туды - мин декретта утырдым. Сентябрьдә Кира бакчага барачак, миңа да кайдадыр эшләргә кирәк булачак.
- Бәлки шәһәргә китәрсез?
- Аңа шалтыратып, эш тәкъдим иттеләр инде, тик ул теләми. Ирем каршы булса, мин китмим инде. Хәер, мин хәзер анда ашкынмыйм да инде, эшем генә булсын, барыбер җиңелрәк булыр иде. Без авылда яңа тормыш башлар өчен кайттык бит.
Териковлар гаиләсе – авыл яшьләре өчен, ә нәкъ менә шәһәр тормышы артыннан куучылар өчен үрнәк. Алар туган якларына кайтканнар, шунда яшиләр, төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнәләр һәм инде үз өйләрен булдырганнар – бернинди дә 25еллык ипотека да кирәкмәгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев