Авыраучылар саны акрынлап кими
Соңгы атна дәвамында Татарстанда коронавирус белән авыручылар санының әкренләп кимүе күзәтелә.
Татарстанда барлыгы 100 меңнән артык COVID-19 очрагы теркәлгән, бу көннәрдә көн саен 3 меңгә якын яңа авыру ачыклана.
Пандемия башланганнан бирле республикада 1700 кеше үлгән, шуларның 40ы соңгы атнада.
Яңа Чишмә районында 2022 ел башыннан 288 кеше чирләгән, шуларның 162 очрагы - соңгы атнада.
Шулай ук бер атна эчендә хастаханәдән тыш пневмониянең 21 очрагы теркәлгән, алар стационарда дәвалана, шуларның бишесе - Чистайның ковид госпиталендә.
Коронавирустан 14020 кеше вакцина ясаткан, ревакцинацияне 2425 кеше үткән. Районда вакцина бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев