Сентябрь көне Зирекледә чараларга бай булды. Иртәдән халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда укучылар өчен традицион дәрес үтте. Ул ел саен уку елы башларында үткәрелә, дәреснең темасы "Без хәтерлибез сине, Беслан!" дип атала. Зирекле лицееның 1-6 сыйныф укучылары Бесланда һәм террорчылык актлары нәтиҗәсендә һәлак булган башка кешеләрне хөрмәтләп искә алдылар.
Бу вакытта АМЙ бинасында район хезмәтләре җитәкчеләре һәм белгечләре гражданнарны кабул итә иделәр, халык сорауларына җаваплар бирделәр, сәхнәдә җыенга килгән авылдашларын яшь артистлар үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр.
Зирекле АҖ башлыгы Җәлил Гайфетдинов 8 айда АҖ башкарма комитеты тарафыннан башкарылган эшләр турында сөйләде, ә авылда эшләнгән эшләр шактый һәм авылда суэтем башняга ремонт кирәклеген билгеләп үтеп, ул район җитәкчелегенә матди ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
Район башлыгы Вячеслав Козлов әлеге мәсьәләне карарга һәм аны уңай хәл итәргә вәгъдә бирде. Зирекледә яшәүчеләргә исә ул шәхси хуҗалыкларында быел МЭТ, шул исәптә сыерлар санын арттырулары өчен мактау сүзләрен дә белдерде. "Шул ук вакытта авылда ни өчендер сарыкларның баш саны сизелерлек кимегән?" - диде район башлыгы.
Бу сорауга җавап сүзе Зирекледә яшәүче Мулланур Сибгатуллиннан яңгырады. Ул, районда авыл хуҗалыгы продукциясен сату белән проблема бар, диде. "Элек хәзерләү пунктлары бар иде, алар теләсә нинди терлекнең итен, тиресен кабул итә иделәр һәм болар өчен яхшы гына акча ала идек, хәзер сарык тиресен чүплеккә генә ташлыйлар", - диде чыгыш ясаучы. Ул шулай ук авылдагы башка проблемалар турында да сөйләде. Аларның берсе - куллану товарларына бәяләр арту: авыл кибетләрендә бәяләр шәһәрдәгегә караганда шактый югары.Хезмәт хакы, киресенчә, авыл халкыныкына караганда шәһәрдә яшәүчеләрнең - югары.
Шушы һәм башка күп кенә сорауларга РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев үзенең чыгышында җаваплар бирде.
Музей директоры Мидхәт Газыймов депутатка "Республика музейларын ремонтлау, үзгәртү һәм җиһазлауны республика программасына кертеп булмыймы һәм әтиләре Бөек Ватан сугышында Һәлак булган сугыш чоры ятимнәре һәм сугыш чоры балалары турында гомумрәсәй законы кабул ителәчәкме?" дигән сораулар бирде.
Депутат аңа тәгаен җаваплар бирде.
Аннан соң капиталь ремонт ясалган "Йолдыз" балалар бакчасын ачтылар. Исегезгә төшерәбез, Зирекледә балалар бакчасына капиталь ремонт "Гомуми белем бирү мәктәпләренә капиталь ремонт" республика президент программасы кысаларында ясалды. Төзүчеләр бөтен эшләрне 1 сентябрьгә төгәлләргә йөкләмә алганнар һәм сүзләрендә торганнар, ремонтны сыйфатлы итеп ясап, вакытында төгәлләгәннәр, моңа балалар бакчасы персоналы да,әти- әниләре белән бергә 25 сабый да сөенеп туя алмый. Люциянең олы улы бакчага йөргән, анда гел чиста, матур булган, хәзер тудырылган матурлыклар һәм уңайлыклар аны тагы да гаҗәпләндергән. - Кызым Хәят тә мәктәпкә чаклы әле тагын бер ел бар да ялтырап торган, уңайлы бакчага йөриячәк, - дип сөенә ул.
Зиреклеләр белән бергә бу матурлыкны, уңайлыкларны күреп куанырга бакчага кунаклар да килде: Марат Бариев, Вячеслав Козлов, РМБ начальнигы Александр Еронтьев аны карап әйләнделәр. Аннан мәртәбәле кунаклар халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда да булып, музей директоры һәм хезмәткәрләренең эшенә һәм эшчәнлегенә югары бәя бирделәр, буыннар хатирәсен, мирасны саклаган өчен рәхмәт белдерделәр.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев