Реклама
Район яңалыклары
Азык-төлеккә бәяләр артты
Район башкарма комитетының икътисад бүлеге азык-төлек товарлары бәяләренә даими мониторинг үткәрә.
Җәйге чорда 1 июньнән 25 июльгә кадәр азыктөлек товарларына бәяләрнең шактый артуы күзәтелә. Балыкка – 30-32 %, атланмайга – 23%, шешәләрдәге сөткә – 9%, онга – 17%, карабодай ярмасына - 14%, шулай ук яшелчәләргә (кишер, бәрәңге) 14% артты. Бәяләр беркетелгән булу сәбәпле, үсемлек маена һәм шикәр комына бәяләр үзгәрмәде. Кайбер продуктларга бәяләрнең кимүе дә күзәтелә. Шул исәптән дөге, бодай, йомырка, макарон әйберләре, аларга бәяләр 8-10% ка кимегән. Бәяләр мониторингы алга таба да дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев