Реклама
Район яңалыклары
Балалайкада уйнарга өйрән
Яңа Иванаево авылының «Сувенир» вокаль-инструменталь ансамбле (ВИА) Чуаш Чабаксары яшьләре өчен мастер-класс үткәргән.
«Пушкин картасы» проекты кысаларында Яңа Иванаево авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре Чуаш Чабаксары АМЙда баян һәм балалайка кебек музыка коралларында уйнау буенча мастер-класс үткәргәннәр.
Бу «осталык дәресе» яшь чабаксарлыларда зур кызыксыну уяткан. Алар бу музыка коралларының барлыкка килү тарихы турында белгәннәр, аларда үзләре дә уйнап караганнар.
Чара барышында ВИА «Сувенир»да катнашучылар рус халык көйләрен уйнаганнар һәм җырлар башкарганнар. Автор җырлары да яңгыраган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев