Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Балалар бакчалары тәрбиячеләренә Рәхмәт хатлары тапшырылган

Бүген юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау буенча район семинары булып узган.

Яңа Чишмәнең «Теремок» балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдә уен технологияләре» дигән темага район семинары узган.

Семинар барышында «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ профилактика бүлеге начальнигы Алина Филиппова һәм мәгариф бүлеге методисты Ләйсән Әхмәтшина үзләрендә тәрбияләнүче балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә һәм күнекмәләренә өйрәтү белән җентекләп шөгыльләнүче балалар бакчалары тәрбиячеләренә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырганнар.

Семинардан соң «Ландыш» балалар бакчасы тәрбиячеләре Людмила Иванова һәм Венера Залаковалар әзерлек төркеме балалары һәм Алина Филиппова белән бергә «Сак булыгыз! Тайгак юл» дигән акция үткәргәннәр.

Акциянең максаты - машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә бозлавык вакытында куркынычсыз машина йөртү һәм юлда үз-үзләрен тоту кирәклеген искәртеп үтү. Акция вакытында очраган юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да белешмәлекләр таратылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев