Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Балалар бакчасы өчен ата-аналар түләве турында

Хәзергесе вакытта Яңа Чишмә муниципаль районының балалар бакчаларына 518 бала йөри. Учреждениеләр саны барлыгы 21, шуларның 18е — мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәм 3се — башлангыч мәктәп — балалар бакчасы.

"Россия Федерациясендә белем бирү турында"гы закон нигезендә муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары балалар бакчасында баланы карау өчен ата-аналар түләвен һәм аның күләмен билгеләргә хокуклы. 

Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне карау өчен норматив чыгымнарны исәпләү буенча методик тәкъдимнәр 1096 номерлы "Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшчәнлеген норматив финанслау турында"гы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары (30.12.2013) белән расланган.

Ата-аналар түләвенең күләме балалар бакчасының төренә, эш режимына, баланың яшенә бәйле.

Республика балалар бакчаларында баланы карау өчен ата-аналар түләвенең артуы ел саен күзәтелә.

Әлеге түләүнең артуы мәктәпкәчә оешмаларның баланы карау буенча чыгымнарның артуы белән, шул исәптән азык-төлек бәяләренең артуы, балаларны карауда катнашучы балалар бакчалары персоналы хезмәт хакының артуы белән дә бәйле.
 

                                                                                                                   Ата-аналар түләве сум. (уртача)

Бакчада булу вакыты 2023 ел 2024 ел (фараз)

2023 год

2024 год (прогноз)

Баланың яше Баланың яше

1-3 яшь

3-7 яшь

1-3 яшь

3-7 яшь

10,5 ч.

 

 

 

 

Өч баладан азрак

3274

3588

3405

3732

Өч баладан күбрәк

1637

1794

1703

1866

 


Яңа Чишмә муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларында балаларны карау өчен түләүдән инвалид балалар (4), опекага алынган балалар (6), өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә алынучы гражданнарның һәм контракт буенча хезмәт итүче хәрбиләрнең балалары (12) азат ителгән.

Татарстан Республикасында 2014 елның 1 гыйнварыннан гаилә кеременә карап ата-аналар түләвенең бер өлешен компенсацияләү рәвешендә адреслы социаль ярдәм чарасы билгеләнгән иде (муниципаль берәмлекләр дәрәҗәсендә). Бу ярдәм чарасына бер әгъзаның айлык кереме 20 000 сумнан кимрәк булган барлык гаиләләр дә хокуклы. Компенсацияне керем күләменә карап арттыралар, ягъни ул керем азрак булган саен арта. Компенсация ике ата-ананың да керемнәре турында белешмә бирү шарты белән генә билгеләнә.

Шулай ук, гражданнар, "Россия Федерациясендә белем бирү турында"гы закон нигезендә үз керемнәренә карамастан, дәүләт һәм муниципаль балалар бакчаларында беренче балага ата — ана түләвенең уртача күләменнән 20 %; икенче балага — 50 %; өченче һәм аннан соңгы балаларга — 70 % өлешне компенсацияләү хокукына ия. Ата-аналар түләвенең уртача күләме Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән билгеләнә.

Балалар бакчасы өчен түләү яки компенсация алу буенча сораулар булса,
2-20-30 телефоны буенча районның социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итегез. 

Ләйсән Әхмәтшина, мәгариф бүлеге методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев