Балалар бакчасы өчен ата-аналар түләве турында
Балалар бакчасы өчен ата-аналар түләве турында.
Хәзергесе вакытта Яңа Чишмә муниципаль районының балалар бакчаларына 507 бала йөри. Учреждениеләр саны барлыгы 21, шуларның 18е - мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәм 3се - башлангыч мәктәп - балалар бакчасы.
«Россия Федерациясендә белем бирү турында»гы закон нигезендә муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары балалар бакчасында баланы карау өчен ата-аналар түләвен һәм аның күләмен билгеләргә хокуклы. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне карау өчен норматив чыгымнарны исәпләү буенча методик тәкъдимнәр 1096 номерлы «Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшчәнлеген норматив финанслау турында»гы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары (30.12.2013) белән расланган.
Татарстан Республикасы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр Үзәге ел саен Республика балалар бакчаларында ата-аналар түләве күләмен исәпләп чыгара һәм раслау өчен муниципалитетларга җибәрә.
Ата-аналар түләвенең күләме балалар бакчасының төренә, эш режимына, баланың яшенә бәйле. Республика балалар бакчаларында баланы карау өчен ата-аналар түләвенең артуы ел саен күзәтелә. Ата-аналар түләвенең артуы мәктәпкәчә оешмаларның баланы карау буенча чыгымнарның артуы белән, шул исәптән азык-төлек бәяләренең артуы, балаларны карауда катнашучы балалар бакчалары персоналы хезмәт хакының артуы белән дә бәйле.
ганизаций, связанных с осуществлением присмотра и ухода, в том числе с ростом цен на продукты питания, заработной платы персонала детских садов, участвующих в присмотре и уходе за детьми.
Бер балага ата-аналар түләве сум. (уртача)
Бакчада булу вакыты | Балалар саны |
| |||
2024 | 2025 (фараз) | ||||
1-3 яшь | 3-7 яшь | 1-3 яшь | 3-7 яшь | ||
10,5 сәг. | Өч баладан азрак | 3405 | 3732 | 3688 | 4042 |
Өч баладан күбрәк | 1703 | 1866 | 1844 | 2021 |
Яңа Чишмә муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларында балаларны карау өчен түләүдән инвалид балалар (6), опекага алынган балалар (3), өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә алынучы гражданнарның һәм контракт буенча хезмәт итүче хәрбиләрнең балалары (21) азат ителгән.
Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитетының 78 номерлы (21.03.2023 ел) карары буенча полиция хезмәткәрләренең балалары мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында туклану өчен түләүдән азат ителгән (6).
Татарстан Республикасында 2014 елның 1 гыйнварыннан гаилә кеременә карап ата-аналар түләвенең бер өлешен компенсацияләү рәвешендә адреслы социаль ярдәм чарасы билгеләнгән иде. Бу ярдәм чарасына бер әгъзаның айлык кереме 20 000 сумнан кимрәк булган барлык гаиләләр дә хокуклы. Компенсацияне керем күләменә карап арттыралар, ягъни ул керем азрак булган саен арта. Компенсация ике ата-ананың да керемнәре турында белешмә бирү шарты белән генә билгеләнә.
Шулай ук, гражданнар, «Россия Федерациясендә белем бирү турында»гы закон нигезендә үз керемнәренә карамастан, дәүләт һәм муниципаль балалар бакчаларында беренче балага ата - ана түләвенең уртача күләменнән 20 %; икенче балага - 50 %; өченче һәм аннан соңгы балаларга - 70 % өлешне компенсацияләү хокукына ия. Ата-аналар түләвенең уртача күләме Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән билгеләнә.
Балалар бакчасы өчен түләү яки компенсация алу буенча сораулар булса, 2-41-25 телефоны буенча районның социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Ләйсән Әхмәтшина, РМБ методисты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев