Балалар бакчасын тәмамлаучыларның әти-әниләре өчен соңгы тапкыр җыелыш үткәргәннә
«Бүген без чыгарылыш төркем балалары, ә иртәгә инде - мәктәп укучылары!» - «Ландыш» балалар бакчасында үткән чара әнә шулай аталган.
Әзерлек төркеме балалары үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын интеграцияләнгән «Цирк маҗаралары» дәресендә күрсәткәннәр, шул исәптән соңгы ата-аналар җыелышы бик кызыклы үткән. Аны тәрбияче Венера Залакова әзерләгән һәм үткәргән. Педагог-психолог Марина Гимадеева ата-аналарга балалар тормышында башланачак яңа чор турында сөйләгән һәм җәй көннәрендә балалар белән нинди мавыктыргыч уеннар уйнаү турындагы киңәшләрен биргән. «Башлангыч сыйныф укытучыларының әлеге чарада актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез», - диде балалар бакчасы мөдире Наталья Ведякина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев