Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Балалар бакчасына йөрүче сабыйлар өчен янгын сүндерү бүлегенә экскурсия оештырганнар

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар чын янгын сүндерүчеләр һәм ГТХМ коткаручылары белән очрашканнар.

22 майда Яңа Чишмә «Теремок» балалар бакчасының өлкән төркемендә тәрбияләнүчеләр янгын сүндерү бүлегенә экскурсиягә барганнар. Экскурсиянең ничек узуы турында балалар бакчасы тәрбиячесе Марина Мельникова сөйли.

"Янгын сүндерү бүлеге территориясендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар чын янгын сүндерүчеләр һәм ГТХМ коткаручылары белән очраштылар. Балалар белән кызыклы әңгәмә үткәрделәр. Хезмәткәрләр үз һөнәрләре турында сөйләделәр, янгын сүндерүнең төп чараларын күрсәттеләр, тавыш сигнализациясен карадылар.

 

Балаларның һәркайсы янгын сүндерүче образында булды: костюм, шлем-маска, противогазны киеп карады, кайберләре хәтта кулларында рацияны да тотып карады. Янгын сүндерүчеләр шартлы рәвештә янгын сүндерүне күрсәттеләр. Янгын гидрантыннан көчле су агымы балаларны таң калдырды.

Балалар кабина эчендә янгын сүндерүчеләр ролендә булдылар, шулай ук чын янгын сүндерү машинасы җиһазлары белән кызыксынып таныштылар.

Балаларга янгын очрагында үзләрен ничек тотарга һәм ничек итеп янгын чыгуына юл куймаска кирәклеге турында сөйләделәр.

Яңа Чишмә янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре ярдәмендә экскурсия бик тә мавыктыргыч үтте.

 Чөнки янгын куркынычсызлыгы – балаларның тормышын һәм сәламәтлеген саклауның төп шартларының берсе".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев